ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 октябрь 2017, 10:31

Хәерле юл, сезгә егетләр!

Яз һәм көз айлары — уллары булган әти-әниләр өчен бик җаваплы һәм моңсу чор, чөнки бу вакытта ир-егетләребезне Русия Армиясе сафларына чакыру башлана. Көзге чакырылышта районыбыздан 37 егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китә. 24 октябрь иртәсендә аларның беренче төркемен озату булды.

Уллары армиягә китәсе гаиләләрнең бу көннәрдә бик дулкынланган көннәре. Кемнәрнеңдер беренче балалары, кемнеңдер бердәнбере армиягә китә. Ә менә Иске Почкак авылында яшәүче Сәлиховлар берюлы ике улларын армия сафларына озатты. Эльмир Рөстәм улы авыл хуҗалыгы университетында югары белем алган, ә энесе Ремиль урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендә архитектура-төзелеш колледжында белем ала, аны уңышлы тәмамлый. Шуңа да ул абыйсы белән бергә көзге чакырылышта армиягә китә.

–Гаиләбездә өч бала үсте. Кызыбыз әле Уфа медицина колледжында укый. Улларыбыз исән-сау гына була күрсеннәр. Күз карасы кебек үстергән балаларыбыз бик кадерле бит үзебезгә, – ди Гөлнур Сәлихова.

Сишәмбе көнне иртән иртүк район хәрби комиссариаты ал-дында җанлылык хөкем сөрде. Армиягә алынучыларны озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары – барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсихәтләр, әтиләренең ирләрчә кул биреп сау-буллашулары, әниләрнең күз яшьләре…

Тәүгеләрдән булып хәрби хезмәткә Тайняш авыл биләмәсеннән Рәзил Бакиров, Юмаштан Айнур Борханов, Эльмир һәм Ремиль Сәлиховлар, Чакмагыштан Раил Гәрәев, Илгиз Галләмов, Руслан Кәримов, Айнур Хәсәнов һәм Яңа Коты авыл биләмәсеннән Раил Хафизов юлланды. Район хәрби комиссары Альберт Хәбиров егетләргә хезмәтнең беренче көннәрендә бик тә ярап куярлык киңәш-күрсәтмәләрен бирде, районның имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров изге теләкләрен җиткерде. Ул илебезнең һәрвакыт тыныч булуын, егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, алар сәламәтлегенә дога кылды.

Бер ел дәвамында егетләр туган йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булып, Туган илне саклау кебек изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәчәк. Хәерле юл сезгә, егетләр! Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!
Читайте нас: