ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 октябрь 2017, 18:00

Сәламәтлек саклауда вак мәсьәлә юк

Республиканың сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров эш сәфәре кысаларында безнең районда гражданнарны кабул итте.

Бу көнне 13 кеше кабул ителде. Сораулар федераль учреждениеләрдә квота буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, инвалидларны реаби-литацияләү, Уфаның күз авырулары клиникасында дәвалануга кагылышлы булды. Мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган сорауларның төп өлеше урында ук хәл ителде. Ә инде районда яңа поликлиника төзү һәм ашыгыч ярдәм машинасын бүлү кебек мәсьәләләр артабангы тикшерү һәм карар кабул итү өчен контрольгә алынды.

Артабан Чакмагыш үзәк дәваха-нәсендә республика Үзәк медицина округының дәвалау оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында күчмә утырыш үтте. Ул проектлы идарә итү принципларына нигезләнеп, медицина-демография мәсьәләләрен хәл итүгә багышланды. Район дәваханәсенең баш табибы Эрик Фазлыйәхмәтов Үзәк медицина округының медицина өлкәсендә “Азбука материнства” проекты эшчәнлеген тормышка ашыру чикләрендә әзерләнгән проект инициативасы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук башка район һәм шәһәр дәваханәләр җитәкчеләренең чыгышлары да тыңланды.

Киңәшмә барышында Әнвәр Әкрам улы Бакиров демографик күрсәткечләргә кагылышлы борчылу белдерде һәм җитәкчеләрне төп социаль-мөһим авырулардан вафат булу очракларын кисәтү буенча чаралар планын үтәүне даими контрольдә тотып, муниципаль район хакимиятләре, ведомствоара комитетлар белән (аеруча эш яшендәге халык арасында һәм тышкы сәбәпләр нәтиҗәсендә үлем күрсәткечләрен киметү мәсьәләләре буенча) актив эшләргә өндәде.

Шушы ук көнне дәваханә базасында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш төп белгечләре-табиблар өчен семинарлар үткәрде. Аларда өлкәннәргә һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: