ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
31 октябрь 2017, 10:30

Уңайлы шартлар – өстенлекле юнәлеш

Район үзәгендә зәвык белән ясалган фасадлы биналар саны тагын бергә артты. Башкортстан Республикасы “Энергия сату компаниясе” җәмгыяте бу юлы үзенең участок офисын ачты, биредә эшләүчеләргә дә, кулланучыларга да зур бүләк ясады.

Яңа офисны файдалануга тапшыру уңаеннан үткән тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, “Башкирэнер-госбыт” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Евгений Полиссын, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш, коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Басыйров, Чакмагыш РЭС начальнигы Рөстәм Йосыпов, “Чакмагыш электр челтәрләре” муниципаль унитар предприятиесе директоры Илдар Рәхимов катнашты. Мондый мөһим вакыйга уңаеннан җыелучылар алдында район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады.

–Районыбыз үзәгендә яңа офис ачылу клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын тагын да арттырачагына ышанып калам. Физик затлар һәм оешмалар белән эшләү даирәсе тагын да киңәйтеләчәк. Бу уңайлы шартларда өстәмә эш урыннары булдыру белән аңлатыла. Гөл кебек матур бина төзелү район үзәгенә тагы да ямь бирә. Офис хезмәткәрләренә чын күңелдән яңа урында хезмәт шатлыгы тоеп, уңышлы эшчәнлек телим.

Башкортстан Республикасы “Энергия сату компаниясе” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Евгений Полисын бер-берсен аңлап хезмәттәшлек итүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

–Бу бина хезмәт күрсәтү таләпләрен исәпкә алып төзелде. Чакмагыш офисы – 2017 елда җәмгыятьнең яңа офислар ачу проектына кертелгән чираттагы объекты. Биредә бөтен кешегә дә уңайлы, җиңел һәм рәхәт булсын, – диде ул. Тантана хуҗаларына һәм килгән кунакларга район мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары җырлар да бүләк иттеләр. Мондый очракларда гадәткә кергәнчә, ишек каршындагы кызыл тасма киселде һәм кунаклар эчкә узды. Реканс Фәнил улы хезмәткәрләр белән аралашты, проблемалары белән кызыксынды. Хәзер биредә кешеләргә якты, иркен залда хезмәт күрсәтәчәкләр. Коллективта 7 кеше, аларга Венер Әбунәгыйм улы Шәйдуллин җитәкчелек итә.

–Яңа офис ачылу — безнең район өчен куанычлы вакыйга. Компаниянең безнең районда гына 13 мең 800 физик берәмлек сыйфатындагы клиенты бар. Шулай ук без 300 оешма, предприятие һәм эшкуарларны хезмәтләндерәбез. Хезмәткәрләр өчен дә, клиентлар өчен дә уңайлы шартлар туды, – диде Венер Әбүнәгыйм улы.

Чакмагыш авылында Ленин урамы, 74Б санлы йорты адресы буенча урнашкан объектны подрядчылар, яисә “Строитель” җәмгыяте май аенда гына төзи башлаган. Матур төсләрдән торган өр-яңа, иркен офис булдыру өчен төзүчеләргә нибары 5 ай вакыт җитте. Эчке җиһазланышы һәм уңайлыгы һич тә тышкы матурлыгыннан калышмый, барысы да заманча. Моңа кадәр алар “Башкирэнерго” җәмгыятенең билгеле мәйданнарын арендалаганнар. Хәзер участокның үз офисы бар һәм яңа бина биредә эшләүчеләр өчен дә, халык өчен дә уңайлы. Монда аерым абонент залы, эш кабинетлары, хәтта балалары белән килгән клиентлар өчен уен почмагы да булдырылган. Төзелеш барышында һәрбер категория игътибарга алынган. Бинага керү өчен барлык таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнгән пандус – моңа ачык мисал.

Заманча технологияләр кулланылып, һәркемгә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү – Башкортстан Республикасы “Энергия сату компаниясе” җәмгыяте эшчәнлегенең төп принципларының берсе — әнә шуннан гыйбарәт. Яхшы хезмәт күрсәтү өчен иң беренче чиратта һәркемгә уңайлыклар тудырылырга, тиешле эш шартлары булырга тиеш. Бүген компаниянең Чакмагыштагы бүлеге дә моның белән мактана ала. Кунаклар яңа бинаны карап йөргән арада Фәйрүзә Хакова, Фәнилә Дөмәева, Алмаз Латыйпов һәм Илгиз Гарипов халыкны кабул итә дә башлады. Яңа офис эш көннәрендә 8.30 дан 17.30га кадәр ачык, шимбә, якшәмбе – ял көннәре, телефонын да исегезгә төшерәбез: 3-16-11. Энергия белән тәэмин итү агентларының эше сменалы. Заман таләпләренә туры китереп салынган әлеге бинага аяк басучылар сыйфатлы хезмәт күрсә-түдән, ягымлы мөгамәләдән уңай эмоцияләр генә алсыннар иде. Ә коллектив исә киләчәктә заманча шартлар тудырылу белән бәйле рәвештә кулланучыларга тагын да сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтү максаты белән эшли: файдаланылган электр энергиясе өчен акчаны терминал аша да түләү мөмкинлеге булачак.
Читайте нас: