ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 ноябрь 2017, 10:37

Гәзиткә язылып бүләк от!

Алдан хәбәр итүебезчә, “Игенче”нең тугры дуслары арасында янә әбүнәчеләр лотереясе уйнатылды.

Бу юлы бәхетле отыш ияләрен Яңа Балтач урта мәктәбендә озак еллар дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Х.Ф.Галәуова билгеләде. Байтак еллар район басмасын яратып укыган Хәния Фәһим кызы редакциябезгә мәкалә китергән иде, ә без исә, форсаттан файдаланып, аңардан бу җаваплы миссияне башкаруын үтендек.

Лотереядә шушы ике атна эчендә “Игенче” гәзитенә тоташ бер елга да, ярты елга да язылу турында тутырылган 51 квитанция күчермәсе уйнатылды. “Республика Башкортстан” Матбугат йорты бүлгән 6 приз түбәндәгечә бүленде. Бокаллар җыелмасы район үзәгенең Яшьләр урамы, 63нче йорт адресы буенча гомер кичерүче Ф.Тәмимдарова өлешенә чыкты. Салат савытлары җыелмасы шулай ук район үзәгенең Азатлык урамындагы 60нчы йортта яшәүче Мөхсиновларга, шундый ук билгеләнештәге янә бер җыелма Чакмагыштагы Яр буе (Береговая) урамындагы 8нче йорт хуҗасы Сатаевага булды. Үтә күренмәле пыяладан эшләнгән чәйнүк Чиялекул авылыннан Рабис Галимов, ә керамик чәйнүк исә Сыйрышбаш авылындагы Хуҗин урамы, 74нче йортта гомер итүче Р.Тимерханова тутырган квитанцияләр хуҗалары өчен бүләк. Графин һәм су стаканнары җыелмасы район үзәгенең Азатлык урамындагы 67нче йорт адресы буенча “Игенче” гәзитен алдырачак Н.Гәрәевага тапшырылачак.

Призларны алырга килүче отыш ияләренең исенә төшерәбез: редакциягә килгәндә, үзегез белән паспорт, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларын да алып килергә онытмасагыз иде.

Ә инде әлегә районда нәшер ителүче “Игенче” һәм күрше районнарның да яңалыклары турында хәбәр иткән “Сарманай” төбәкара гәзитләренә язылу әле дәвам итсә дә, язылу кампаниясе тәмамлануга кадәр вакыт кыскарып бара. Чынлап торып исәпләгәндә бер-ике мәртәбә магазинга чыгып керерлек акча күләменә алты ай яки тоташ бер ел дәвамында район, республика һәм ил яңалыкларыннан хәбәрдар булып бару форсатын кулдан ычкындырмагыз, дип исегезгә төшерәсебез килә.
Читайте нас: