ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
4 ноябрь 2017, 10:24

Иминлек нигезе – бердәмлектә

Хөрмәтле райондашлар!

Һәркайсыгызны ихлас йөрәктән 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас тәбрик итәм!

Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге – гаять зур көч ул. Моны илебез тарихында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлегенә хәвеф янаган чорларда ачык тойдык. 1812 елгы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышлары төрле милләт, төрле конфессия вәкилләренең үзара берләшеп, гомум идея белән Русиябезнең бәйсезлеген аяусыз көрәшләрдә саклап калуы – моның ачык мисалы. Халыклар бердәмлеге, дус-татулыгы, милләтара килешеп яшәү тыныч тормышта да әледән-әле сыналып тора. Ватаныбыз куәтен, икътисадны, социаль, рухият өлкәләрен саклау һәм үстерү буенча төрле елларда сокланырлык казанышларга ирешүебез билгеле. Йөзәрләгән милләт вәкилләрен берләштерүче уртак Ватаныбызда гасырлар дәвамында бердәм булып, аралашып, икътисадый һәм рухи бәйләнештә бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче халкыбыз – безнең горурлыгыбыз, иминлегебез нигезе ул.

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, имин-тыныч тормыш, бөтен изге башлангычларыгызның тормышка ашуын, теләкләрегезнең кабул булуын телим. Сөекле Ватаныбыз – бөек Русиянең артабан да чәчкә атуы хакына зур хезмәт уңышларына ирешик!



Реканс Ямалеев,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Читайте нас: