ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
9 ноябрь 2017, 10:34

Һәрчак иминлек сагында

Һәр ел саен 10 ноябрь көнне полиция хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Бүген алар бәйрәм алдыннан ел дәвамында башкарган эшләрен барлыйлар, йомгак ясыйлар. Районда тиешле тәртип булсын, шәхескә карата җинаять кылынмасын өчен һәрвакыт халык арасында профилактик эш алып барыла. Кыскасы, халык өчен һәркайда тынычлык, тәртип булдырырга тырышалар.Дөньяда, илдә нинди генә үзгәрешләр булмасын,полиция хезмәткәрләре дәүләт властеның ныклы терәге, гражданнарның ныклы яклаучысы булып кала. Полиция полковнигы Нияз Казаев җитәкчелек иткән Русия эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы бүлегендәге һәр подразделение, һәр полиция хезмәткәре үзләренең бурычларын намус белән үти. Бәйрәм уңаеннан Нияз Ринат улы эшчәнлек күрсәткечләре, профилактик чаралар, киләчәккә бурычлар турында сөйләде.

–Полиция хезмәткәрләре — грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен кешегә иң беренче чиратта батырлык, кыюлык, чыдамлык, принципиальлек һәм кеше гомере өчен җаваплылык хисе тоя белү кирәк.

Чакмагыш эчке эшләр бүлеге прокуратура, тикшерү комитеты, хокук сагындагы башка органнар һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән тыгыз бәйләнештә эшли. Районыбызда җинаятьчелеккә каршы көрәш торышына килгәндә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: криминаль хәлләрнең никадәр көчле басымын да безнең хезмәткәрләребез ныклы контрольдә тота. 2017 елның ун аенда район эчке эшләр бүлегенең дежур хезмәтенә 3068 хәбәр килде. Аларның 248е буенча җинаять эше кузгату турында карар кабул ителде. Безнең эшчәнлектә төп күрсәткечләрнең берсе – кылынган җинаятьләрне ачу. Барлыгы 38 авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлеп, аларның 30ы ачылды. Агымдагы елның 10 аенда бу күрсәткеч 75,7 процент тәшкил итте. Бүген иң хафаландырганы — җәмгыятебезгә җимергеч тәэсирле наркомания һәм аңа бәйле җинаятьләрнең һаман да тарала баруы. Мондый төр 6 җинаять ачылды, законсыз әйләнештәге 0,9 килограмм наркотик матдәләр юкка чыгарылды. Тагы да законсыз рәвештә алкоголь продукциясен реализацияләүнең 39 факты ачыкланып, 659 литр спиртлы эчемлекләр тартып алынды. Агымдагы елда район территориясендә 275 юл-транспорт фаҗигаләре теркәлде, анда 8 кешенең гомере өзелде, 43 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча 5666 административ хокук бозу очраклары ачыкланды, аларның 130ы — руль артына эчкән килеш утыручылар. Оператив хезмәт эшчәнлегендә бүлек хезмәткәрләре яхшы нәтиҗәләргә ирешә, монда һәр полиция хезмәткәрләренең өлеше бар. Безнең төп эшебез – халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Монда халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыруда “Наркотикларсыз тормыш”, “Полиция һәм балалар”, “Үсмер һәм җәй”, “Игътибар, балалар” акцияләрен оештыру зур әһәмияткә ия. Бүлек хезмәткәрләренең профилактик эш алып барулары нәтиҗәсендә җинаятьләр дә азрак кылына. Җиңү бәйрәме, Сабантуйларда, 10 сентябрьдә үткән сайлаулар вакытында бүлекнең 70 хезмәткәре җәмәгать тәртибен саклауны тиешенчә оештырып, бурычларын үтәделәр. Массакүләм мәдәни һәм сәяси чаралар вакытында җитди хокук бозулар очраклары теркәлмәде. Заманча полиция хезмәткәре югары белемле, башкарган хезмәтенә җаваплы карашта, үз-үзенә таләпчән булырга тиеш. Бүген безнең бүлектә вазифа бурычына намуслы караучы чын осталар эшли. Һәркайсы, консититуция таләпләренә һәм эшкә кабул ителгәндә биргән антларына тугрылык саклап, көнне төнгә ялгап, сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен аямыйча хезмәт сала. Полиция хезмәткәрләренең кыйбласы – гражданнарның гомерен, сәламәтлеген, законлы хокукларын яклау, җәмгыять һәм дәүләтебезне җинаятьчел һәм башка золымнардан саклау. Бәла килеп чыга калса, гражданнар иң беренче чиратта полициягә мөрәҗәгать итә, чөнки алар эчке эшләр идарәлеге хезмәткәрләре һәрчак ярдәмгә килүен белә. Ә аларның үз вакытында дөрес карар кабул итүе белән кешеләр язмышы, кайвакытта гомерләрнең сакланышы хәл ителә. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү – полиция хезмәткәренең һәрдаим әзерлекле, кыю, тәвәккәл булуын таләп итә, һәм безнең горурланырлык шәхесләребез дә бихисап. Барлыгы уннан артык хезмәткәрләребез һәм ветераннарыбыз Русия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт наградаларына лаек булды. Билгеле, бу бүләккә иң тәвәккәл, кыюлар гына лаеклы. Чакмагыш район бүлегенең 33 хезмәткәре Төньяк Кавказ регионында дәүләт хәвефсезлеге, законлылык тәэмин итү буенча хәрби бурычларын үтәп кайттылар.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: