ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
9 ноябрь 2017, 10:26

Ә сез язылдыгызмы әле?

“Атна саен бүләк от!” акциясендә бүләк откан гәзит укучыларыбыз Флүзә апа һәм Илфир абый Тәмимдаровлар – 50 ел дәвамында район гәзитеннән аерылмаган даими абунәчеләребез.

Алар икесе дә — озак еллар Чакмагыш механика заводында эшләп хаклы ялга чыккан хөрмәтле хезмәт ветераннары. Тату гаиләдә кыз һәм ир бала үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә 5 онык һәм 2 турунга сөенеп, бәхетле картлык кичерә өлкәннәр. Җиде дистәне тутырсалар да, мәчеткә йөриләр, дини белемнәрен камилләштерәләр. «Гәзитнең һәр санын көтеп алабыз, район яңалыкларын, авыл хуҗалыгындагы эшләр барышын укып сөенәбез, гади механизатор, терлекче, шоферлар турында яратып укыйбыз. Гомумән, һәрвакыт көтеп алабыз “Игенче”безне. Өлкән яшьтә булсак та, гәзит-журналларга күпләп язылабыз, укырга бик яратабыз. Бүләкне исә беренче тапкыр гына оттык. Рәхмәт редакция хезмәткәрләренә, исән-сау эшләсеннәр, иҗади уңышлар телибез. Якыннар-туганнар, куршеләрне дә район гәзитенә язылырга өндибез», – ди Флүзә апа Тәмимдарова.

Редакциядән: 2 ноябрьдә «Республика Башкортстан» Нәшрият йорты БСТ каналында агымдагы елның II яртыеллыгына кимендә бер республика басмасы белән район гәзитенә 6 айга

язылучылар арасында «Суперприз от!» лотереясен уйнатты. Иң беренче булып 10 планшетның берсен Чакмагышның Полевая урамының 13нче йортында яшәүче Рәфил Хисамов исеменә «Өмет» һәм «Игенче»гә язылу турындагы квитанцияләр салынган конверт «отты». Кыйммәтле приз иясе райондашыбыздан безнең белән бәйләнешкә керүен үтенәбез.

«Игенче» белән республика басмаларының берсенә 2018 елның тәүге яртыеллыгына язылган әбүнәчеләребезнең 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45нче йорт адресына җибәрелгән квитанцияләре февральдә уйнатылачак.
Читайте нас: