ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 ноябрь 2017, 10:57

Бәйрәм иттеләр, бәйгеләрдә катнаштылар

4 ноябрьдә Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбен өлкәннәр биләде. Биредә алар Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә катнашты.

Хөрмәтле райондашларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләде, имин тормыш, сәламәтлек теләде, яшьләргә тәрбия үрнәге булып, актив яшәү рәвеше алып барган өчен рәхмәтен белдерде.

Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, актив җәмәгатьче Дамира Әлтәф кызы Казыйханова Октябрь инкыйлабының 100 еллык тарихына, ягъни бәйрәмнең тирән тамырларына байкау ясады. Районның имам-хатибы Галим Шакиров бердәмлекнең никадәр әһәмиятле һәм изге төшенчә булуы турында дини күзлектән чыгып сөйләде.

Район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәровның тәбрикләү чыгышыннан соң өлкәннәр, чәмләнеп, үзләренең көч-куәтен, җитезлеген сынады, шахмат-шашка, бильярд, пневматик мылтыктан ату, баскетбол кәрзиненә туп чөю, теннис, яткан җирдән беләк көче ярдәмендә гәүдәне күтәрү, дартс һәм башка спорт бәйгеләрендә катнашты.

Судьялар Камил Васиков, Рабис Кәбиров, Ранис Баянов, Радим Хаҗиев, Марсель Ибраһимов, Илһам Солтанов, Риф Шакиров спортның һәр төре буенча урыннар билгеләде. Җиңүчеләргә Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышлар, бүләкләүләр соңында барысы да төшке ашка рәхим итте. Бирегә килгән һәркем кадер-хөрмәт, матди ярдәм күрсәткән өчен муниципаль район хакимиятенә һәм район ветераннар советына рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, Рапат һәм Тозлыкуш авыл Советларыннан аеруча күмәк һәм әзерлекле килгәннәр иде, һәркайсы призлы урыннарга лаек булды. Чараны ветераннар советы президиумы әгъзасы

Динә Хәсәнова алып барды.


Читайте нас: