ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 ноябрь 2017, 12:11

Үткәнен хәтердә тоткан халыкның киләчәге бар

Элек-электән дәүләтләр барлыкка килгәч тә, аларның билгеләре дә булдырыла. Үз байраклары астында сугышка барганнар, үз ихтыяҗларын яклаганнар һәм туган җирләрен дошманнар һөҗүменнән саклаганнар.

Үз флагың һәм гербың булу гадәте гасырлар төпкеленнән килсә дә, һәр дәүләт өчен үз символларын булдыру ХХнче гасыр башына туры килә: нәкъ шул чакта мотлак таләп билгеләнә – һәр илгә үз гербын, флагын, гимнын булдырырга. “Герб” сүзе немец теленнән “нәсел” дигәнне аңлата. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыра. Үткән атнаның җомга көнендә район җирлегендә беренче тапкыр үзенчәлекле вакыйга – Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең дәүләт символларының күчмә күргәзмәсе оештырылды. Район мәдәният йортында үткән чарада мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, район үзәге белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар, авыл биләмәләре хакимиятләре хезмәткәрләре катнашты. Башкортстан – башкорт иле, дигән сүз. Халкыбыз борын-борыннан Урал таулары, елгалары буенда яшәгән. Шундагы матур табигатькә сокланып, “Урал батыр” эпосы барлыкка килгән. Шуңа да күргәзмә ачылуның тантаналы өлеше мәдәният йорты хезмәткәре Фидан Бикмурзин башкаруындагы «Башкортстан» җыры белән башланды. Чакмагыш гимназиясе укучылары чарага килүчеләргә Русия Федерациясе, республика һәм районыбызның дәүләт символлары турындагы мәгълүматны шигъри юллар аша җиткерделәр. Ә инде балалар төркеме башкаруындагы “Башкортстан” җыры һәм башкорт биюе, район мәдәният йортының вокал ансамбле башкаруындагы “Чакмагышым” җыры тантанага аеруча ямь өстәде.


(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: