ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 ноябрь 2017, 11:29

В. Исхаковның истәлекле юбилеена багышлап

Районда башкорт әдәбияты классикларының берсе булган якташ язучыбыз иҗатына игътибар зур

Күптән түгел район үзәк биләмәара китапханәсендә танылган башкорт язучысы, якташыбыз Вазих Исхаковның тууына 90 ел тулуга багышланган иҗади конкурс үткәрелде.

Анда район мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары һәм туган телләр укытучылары катнашты. Бәйгенең максаты — талантлы якташыбызның иҗатын

популярлаштыру, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, балаларны һәм үсмерләрне туган ягыбызның әдәби мирасына җәлеп итү. Вазих Мөхәммәтша улының әсәрләре күңелгә үтеп керерлек тирән, мәгънәле эчтәлекле. Бәйгедә катнашучы һәр укучы үзе сайлаган әсәрне сәнгатьле итеп укуга иҗади карап, ныклы әзерләнгән. Кайсы бер конкурсантлар башкорт милли костюмында, үз лирик геройлары ролендә чыгыш ясады.

Чыгышлар тәмамлангач, жюри нәтиҗәләр ясады. “В.Исхаков әсәрләре героеның иң яхшы монологы” номинациясендә Тайняш урта мәктәбеннән Алсу Бәдретдиновага, Үрнәктән Айгиз һәм Алсу Сафиуллиннарга, Чакмагыш гимназиясеннән Илнур Кашаповка тиңләшүче булмады, алар 1 урынны яулады. Икенче урын иясе дип Тозлыкуштан Ландыш Фәезова билгеләнде. Өченче урынга Юмаш урта мәктәбеннән Рада Соколова чыкты. “Минем яраткан әдәби героем” номинациясендә Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Дилбәр Мансурова җиңүче “Язучының тормыш һәм иҗат юлы турындагы иң яхшы презентация” номинациясендә призлы урыннарга лаеклы дип Иске Калмаштан Диана Сәбгыянованың башкорт телендәге, Имәнлекулдан Эльвина Гыймалетдинованың татар телендәге һәм Аблайдан Илнара Сәетгәрәеваның рус телендәге иҗади эшләре билгеләнде.

Конкурс җиңүчеләренә Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрне якташ язучының юбилеена багышлап туган авылы Тайняшта үтәчәк чарада аның кызы Венера Исхакова шәхсән үзе тапшырачак.
Читайте нас: