ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 ноябрь 2017, 17:39

“Суперприз от!” лотереясында җиңделәр

Чираттагы яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлангач, “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты республика һәм район басмаларына язылучы әбүнәчеләр арасында “Суперприз от!” лотереясын оештырып үткәрә.

Анда кыйммәтле көнкүреш техникасы уйнатыла. Лотерея отышларында безнең райондашлар да актив катнашып, квитанция күчермәләрен Уфадагы адреска җибәреп тора. Һәм, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән әйтемне тор-мышмы, бәхетле очракмы үзе дәллиләп, шактый саллы һәм кыйммәтле призлар шул исәптән безнең әбүнәчеләребез дә булган якташларның өйләренә (үзләре язылган матбагалар белән бергә, дип әйтсәк тә була торгандыр) кайта тора. Былтыр һәм быелның беренче ярты еллыгында республика һәм район гәзитенә язылган якташларыбыз һава чистарткыч җайланма, телевизор һәм юлдаш антеннасын откан иде. Агымдагы елның июль-декабрь айларында матбугат басмаларын өйгә алдырып укучылар арасында мондый лотерея БСТ каналында 2-3 ноябрь көннәрендә уйнатылуы, анда иң тәүгеләрдән булып район үзәгендә яшәүче Рәфил Һәм Вәсимә Хисамовларның планшет отулары турындагы сөенечле хәбәрне “Игенче”нең алдагы санында җиткергән идек.

Шушы көннәрдә бәхетле отыш ияләрен редакциягә чакырып, бүләкне хуҗаларына тапшырдык. Район үзәгендә матур гомер кичерүче бу гаилә күпләргә таныштыр, мөгаен. Рәфил абыйның хезмәт юлы ерак Себер яклары белән бәйле булды, хәзер инде сәламәтлеге торышы буенча хаклы ялда ул. Хисамовлар гаиләсендә кызлары Гүзәл белән уллары Руслан матур тәрбия алып, үзаллы тормыш юлына басты. Үзләре дә гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән сөендереп, аларның күңеле тыныч булырлык, матур итеп яшиләр. Хәзер инде оныклары да буй җиткереп килә. Тәүдә прокуратурада, аннан егерме биш ел дәвамында страховкалау оешмасында страховка агенты булып эшләгән Вәсимә апа безгә болай дип сөйләде: “Гәзит-журналларны озак еллар алдырабыз, аларның саны гадәттә биштән дә ким булмый. Аларны укуны телевизор караудан өстенрәк күрәм. “Игенче” белән “Өмет”не иң беренчеләрдән булып укыйбыз. Район хәбәрләрен, авыл хуҗалыгы кооперативларында башкарылганнар, басу эшләре турындагы язмаларны кызыксынып карап барабыз, районыбыз алдынгылар арасында булуына сөенәбез.

Әбүнәчеләр арасында үткәрелгән лотереяләрдә моңа кадәр дә уңыш “елмаеп” торды. “Игенче”гә язылучылар арасында үткәрелгәнендә дә ике тапкыр бүләк отып сөенгән идек, район гәзитенең автомашиналар өчен бүләкләр уйнатылган лотереясендә дә катнаштык. Уфада үткәнендә планшет отуыбызны ишетеп тә бик сөендек. Моннан соң да дөньялар имин булып, тагын да озак еллар гәзит-журналлар алдырып укырга язсын”. Амин, шулай булсын, дип телибез без дә һәм райондашларны мондый лотереяләрдә актив катнашырга чакырабыз.

Район гәзитенә тоташ елга язылу турындагы квитанция тутырган әбүнәчеләребезне аның күчермәсен конвертка салып, 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45нче санлы йорт адресы буенча җибәрергә һәм сәламәтлекне ныгыту өчен тәгаенләнгән товарлар уйнатылган “Сәламәт булыгыз!” лотереясендә катнашырга чакырабыз. Катнашыгыз һәм бүләкләр отыгыз, хөрмәтле райондашлар!
Читайте нас: