ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 ноябрь 2017, 10:57

Парталар артында – өлкәннәр

Актив тормыш белән янып, эштә кайнап яши дә өлкәнәю чорына керә кеше. “Кайчан ял итәрмен инде, туйдым эшеннән”, – дигән чаклары булса да, һәркем хаклы ялга чыгар вакытны шомланыбрак каршылыйдыр ул.

Кайберәүләр бу халәтне җиңел кичерә, әлбәттә, хәтта: “Эшләгәндә балаларымның үскәнен дә күрми калдым, оныкларымны тәрбияләшәм хәзер”, – дип сөенә. Әмма кемнәрдер өчен тормыш сүрел-гән, яшәүнең мәгънәсе калмаган кебек була. Менә шул өлкән яшьтәгеләрнең рухи халәтләрен игътибарга алып, яшәү рәвешен активлаштыру, җәмгыятьтән аеры-лып ялгыз калуына юл куймау, алай гына да түгел, җәмәгатьчелек эшчәнлегендә катнашырлык шәхесләр булып калуларын тәэмин итү һәм, әлбәттә, сәламәтлекләрен саклау максатыннан булдырылган да инде халык университетлары. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу, программаларның максаты һәм алар ничек гамәлгә ашырылуын белергә теләп райондагы халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Ильвера Шәймөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек. Ул безнең сорау-ларга түбәндәгечә җавап бирде: “Соңгы елларда республика Хөкүмәте тарафыннан өлкән буын кешеләренә игътибар көчәя бара. Бу җәһәттән республиканың максатлы программалары булдырыла. “Өченче буын халык университеты” максатлы про-граммасына аеруча тукталып үтәсем килә. Бу программа өлкән буын кешеләре заманнан артта калмасын, үзләрен җәмгыятьтә кирәкле дип тойсын өчен эшләнгән. Коллектив булып тупланырга, спортта да актив булырга, сәламәтлекләрен ныгытырга, бер-берсе белән аралашып яшәргә булыш-лык итә. Анда хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшьтән катнаша ала.

Программа районыбызда 2011 нче елдан эшли. Бар-лык авыл биләмәләрендә дә диярлек укулар оештырып килә-без. Төркемнәр туплау район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырыла. Бүгенге көндә Иске Калмаш гомум белем бирү мәктәбендә компьютер серләренә өйрәнү төркеме уңышлы шөгыль-ләнә. Чакмагыш гимназиясендә исә өлкәннәр инглиз телен дә, компьютер белән эшләргә дә өйрәнә. Физкультура-савыктыру комплексына – дәвалау-физкультура дисциплиналары буенча занятиеләргә йөрүчеләр сафы ишәя генә бара.

Хөрмәтле өлкәннәребез максатлы программа нигезендә укып-өйрәнеп алган белемнәрен тормышта куллансыннар, җәмгыятьтә үзләрен кирәкле итеп тойсыннар, сәламәт, бәхетле булсыннар, имин тормышта яшәсеннәр иде, дип телим.

Иске Калмаш якларында булдык, өлкәннәрнең шөгыльләнүе белән дә кызыксындык без. Урта мәктәпнең информатика кабинеты урнашкан иркен, якты сый-ныф бүлмәсенә җыелганнар. Мәктәпнең тәҗрибәле укытучысы (егерме елдан артык эшли), информатика һәм математика фәннәреннән белем бирүче Марат Сәфәров җентекләп аңла-тып, биремнәр тәкъдим иткәч, компьютер артларыннан урын алдылар. Заман техникасы һәркайсына җитәрлек. Теләп, кызык-сынып өйрәнүләре сизелеп тора.

–Мин күңел боегуларымны читкә ташлап, үз алдыма актив тормыш алып баруны максат итеп куйдым. Яшем узган инде, дип уйлап тормыйча, ком-пьютерда өйрәнү өчен укырга ниятләдем, – дип сөйләп китте актив җәмгыятьчеләрнең берсе, бар гомерен китапханә мөдире булып эшләп үткәргән Лүзә Бай-бакова. –Уку бик мавыктыргыч. Ә бит бернәрсә дә белми идем, хәзер төшенеп киләм, программаны үзләштереп барам. Бирегә дистәдән артык кеше даими йөрибез.

Олы яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатен, сәламәтлеген кай-гырткан “Өченче буын халык университеты” программасын булдырган республика Хөкүмәтенә, аның карарларын-программаларын тормышка ашыруга булышлык иткән, хәстәрлек күргән муниципаль район хакимиятенә, халыкны социаль яклау бүлегенә, мәгариф бүлегенә, мәктәп дирекциясенә, беренче сыйныфка барган баланы ручка тотарга, хәреф танырга өйрәткән кебек безнең белән бар тырышлыгын салып эшләгән Марат Наил улына, кызыклы тех-

никага укуга җәлеп итүче-оешты-ручы авыл старостасы Айсылу Баһаветдиновага рәхмәтлебез.
Читайте нас: