ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 ноябрь 2017, 10:56

Китапханәгә тарихчылар җыелды

Район үзәкләштерелгән биләмәара китапханә чын-мәгънәсендә әдәби-мәдәни мохит ул. Биредә “Алтын көз” (җитәкчесе Гүзәл Гыйльванова), “Яшьтәш”, “Умартачылык серләре” (Зөлфия Гайнетдинова), “Үсмер һәм закон”, “Әңгәмәдәш” (Гөлназ Бикташева) һәм башка түгәрәкләр эшли.

“Тарихчылар” клубы чараларын китапханә хезмәткәре Гүзәл Гыйльванова оештыра. Әйткәндәй, районда бу түгәрәк 2015 елда Рамил Хабиров инициативасы белән оештырылды һәм “Кала-Тау” тарихи крайны өйрәнү клуб»ы дип аталды. Анда районның танылган тарихчылары әгъза булып тора. Аларның республиканың тарихны өйрәнү буенча галимнәре белән берлектәге тәүге хезмәтләре нәтиҗәсез калмады, “Кала -Тау шәһәрчеге серләре” дигән дәрәҗәле китап, фәнни -тарихи хезмәт булып, хәтта чит өлкәләргә таралды. Тупланманың район тарихын өйрәнүдәге әһәмияте зур.

Хәзер инде тарихчыларыбыз шушы тарихи урынны арытаба өйрәнү, серләрен ачу, халыкка таныту, тергезү, күмәк ял урынына әйләндерү һәм башка уйлар белән яна, чаралар планлаштыра. Клуб әгъзаларының чираттагы очрашуы да алга план-максатлар билгеләү булды. Бу җәһәттән электрон презентация кулланылды, район тарихын чагылдырган күргәзмә куелды. Чараны Гүзәл Фәрит кызы зур әзерлек белән җанлы итеп алып барды.
Читайте нас: