ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 ноябрь 2017, 10:51

Онытылмас хисләр калдырды

Яңа Балтач авыл биләмәсендә һәр төрле мәдәни чаралар үтеп кенә тора.

Яңа Балтач авыл биләмәсендә һәр төрле мәдәни чаралар үтеп кенә тора.

Һәр бәйрәм җыр-моң белән үрелеп бара. Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә авыл Советына караган барлык авыллардан иң чагу талантлар катнаша. Безнең яклар җырчылары белән данлы. Өлкән буын талантларын да, яшьләрне дә бергә туплап, Яңа Балтач мәдәният йортында “Яшьлегем эзләре” дип аталган кичә-концерт оештырдык. Розалия һәм Камил Васиковлар, Розалия һәм Радик Гафаровлар, Розалия Хөрмәтуллина, Альберт Явишев, Роза Якупова, Глүзә Кәлимуллина, Фәрит Шәйхетдинов, Зөлфәт Мөхәммәтдинов, Резеда Хәмәдиярова, Айгиз Хөсәенов, Денис Мансуров, Миләүшә Усманова, Гөлназ Мөхәммәтгәрәева, Илсөяр Баева катнашлыгындагы чара искиткеч дәрәҗәдә матур булды. Җырларның иң матур-лары яңгырады, дәртле биюләр күңелләрне күтәрде. Һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Концертны художество җитәк-чесе Тәгъзимә Мөхәммәтдинова алып барды. Җыр-моң бәйрәме күңелләрдә матур хисләр тудырды. Үзешчәннәрнең сәнгать фестивальләренә талантларны барлау осталык дәрәҗәләрен күрсәтү дә булды ул. Ленин исемендәге кооператив рәисе Илфир Зарипов, Яңа Бал-тач авыл биләмәсе башлыгы Вазыйх Ихсанов авылдашларын бәй-рәм белән тәбрикләде, күңелле ял оештырган өчен зур рәхмәт белдерде, арытаба да уңышлар, сәламәтлек теләде. Әйткәндәй, без, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җитәкчелегенең даими ярдәмен тоябыз. Талантларны ачу-үстерү, чаралар оештыру, тулы куатендә мәдәни тормыш алып бару өчен бездә шартлар зур.
Читайте нас: