Бер генә балага лаеклы тәрбия бирү дә – олы хезмәт, ә безнең районда үрнәк булырлык күп балалы аналар байтак. “Ана даны” медален тапшыру хатын-кыз – ананың җәмгыять тормышында тоткан ролен тануның бер чагылышы ул.
Әлеге медаль биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче аналарга бирелә. Районыбызда 71 хатын-кыз шушы медальгә лаек булды, ә агымдагы елда бу бүләкне биш бәхетле ана алды.
«Һәр сабый үз ризыгы белән туа», — ди Яңа Почкак авылында яшәүче биш балага гомер биргән Гүзәл Сапакеева. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән улы Муратка – 12, Булатка – 9, Алиягә – 7, Алмазга – 5, Юлиягә – 2 яшь. Хәзерге заманда өч бала табу да батырлык булып санала, ә бишәү – күпләр өчен авыр сыман тоела. Кием-салым, ашау-эчү, балалар бакчасы өчен түләүләр кыйммәт, дигән сылтанулар да бар.
–Ике бала – бер бала, бер бала – юк бала, дип борынгылар белми әйтмәгән. Сау-сәламәт булганда йөклелек чоры, бала табу сөенеч кенә ул, – ди Гүзәл Рифгать кызы. Тумышы белән ул Бүздәк районы Каразирек авылыннан. Биш балалы гаиләдә – төпчек, дүрт абыйсыннан соң, көтеп алынган бердән-бер кыз бала булып дөньяга аваз сала.
–Күп бала үстерү исә балачак хыялым иде. Бик тату, мәхәббәтле гаиләдә үстем. Мәктәпне тәмамлап, Туймазы шәһәрендә педагогия көллиятендә белем алып, Чакмагыш районы Уйбулат авылы мәктәбендә хезмәт юлымны башладым. Шушы авыл егете Рөстәмгә кияүгә чыктым. Тормышымнан бик канәгать, бик бәхетлемен. Өйләнешкәч, кайнанам һәм картәниебез белән бергә яшәдек. Аннан соң Яңа Почкак авылыннан йорт сатып алдык. Гаиләбез дә ишәйде. Бергә гомер кичерергә өйрәнгәч, әниебез белән картәниебез дә шушы авылга килеп, безнең урамнан йорт сатып алды. Бүгенге көндә бергәләшеп, гөрләшеп яшибез. Йорт-җиребез җитеш, өебез сабыйларыбызның шат авазыннан шау-гөр килеп тора.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)