ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 декабрь 2017, 11:34

Рөстәм Хәмитов: «Бүген – яңарыш һәм иҗат өчен иң уңышлы чор»

30 ноябрьдә Башкортстан парламентында бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайның кырык җиденче пленар утырышы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Киләсе елга төбәкнең үсешен билгеләүче төп документта Башкортстанда алып барылган эшчәнлекнең барлык яклары да чагылыш тапты: социаль-икътисади хәлгә, социаль йөкләмәләр үтәлешенә бәһа бирелде, артабангы эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде.

Гадәттәгечә, Юлламада төп өлешне икътисад мәсьәләләре алып торды. Чөнки ул — мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау тармагындагы мәсьәләләрне уңышлы хәл итүнең төп нигезе. Шуңа бәйле республика җитәкчесе Юлламада төбәкнең артабангы үсеше белән беррәттән, аның төп потенциалы – биредә яшәүче халыкның тормышын яхшыртуга, гаилә институтын камилләштерүгә да аерым игътибар бүлә.

Икътисад — үсешнең төп этәргеч көче

Бүген Башкортстан – Русиянең тотрыклы икътисадка һәм балансланган бюджетка ия булган тотрыклы һәм уңышлы эшләүче субъекты. Бездә ел саен тулай төбәк продукты, сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе арта бара. Уңай динамика быел да дәвам итә. Республика байтак мөһим күрсәткечләр буенча илнең уртача күрсәткечләрен уза, социаль йөкләмәләр, инвестиция хәвефе түбән булган төбәкләр төркемендә. Агымдагы елның ун аенда сәнәгать җитештерүе индексы 102,3% тәшкил итте, тупланма бюджет керемнәре 160 млрд. сум булды. Төбәктә уртача айлык хезмәт хакы 6,3%ка артып, 29,3 мең сумга җитте. Үз чиратында бу демографик күрсәткечләрдә дә чагылыш тапты – күп кенә авырулардан вафат булу очраклары кимеде, яшәү чиге тәүге тапкыр 71 яшьтән узды. Бүген республика югары технологияле һәм фәнни нигезләнгән тармак продукциясе җитештерү буенча иң алдынгы 10 төбәк арасында.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: