ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 декабрь 2017, 11:46

Көчлелек белән түгел, кешелеклелек белән мактаныйк

Районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә һәртөрле чара-бәйгеләр үтеп кенә тора. Халыкара инвалидлар көне хәзер яңача сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне буларак билгеләп үтелде.

–Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, яшәү көче алырга тели, максатларына ирешергә омтыла. Һәркемнең яшисе дә яшисе, яшьнисе килә.

Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Шатлыкта гына түгел, күңелсез вакытларда да янәшәбездәге дусларыбыз, якыннарыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк, – дип чараны башлап җибәрде алып баручы Денис Мансуров. Гөлнара Шәймиева матур җыр башкарды. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, райондагы халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Ильвера Шәймөхәммәтова чыгыш ясады. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше-ләргә дәүләт тарафыннан игътибарның арта баруы, бу җәһәттән райондагы эшчәнлек, башкарыл-ганнар һәм алга билгеләнгәннәр турында әйтеп узды, сәламәтлек һәм бәхет теләде.

Ильвера Илдус кызының чыгышында билгеләнүенчә, агымдагы елның 1 декабренә районда 3221 кеше исәпләнә, шул исәптән йөзгә якыны – балалар, 11 кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны, 21е сугышта катнашучылар һәм аларга тиңләшүче шәхесләр.

Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне социаль яклау “Федераль закон нигезендә халыкны социаль яклау бүлеге аша торакка һәм коммуналь хезмәтләргә акчалата компенсацияләр, инвалид балалар тәрбияләгәннәргә ай саен пособиеләр түләү гамәлгә ашырыла һәм күләме елдан-ел арта бара. 2017 елда ташламалар һәм пособиеләр суммасы 25 миллион сумнан арткан.

Район имам-хатибы Галим Шакиров бар кешелеккә сәламәтлек һәм бәхет теләп дога укыганнан соң, Фидан Бикмурзин, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Азалия Исхакова белән Элина Зарипова (җитәкчесе Альбина Мөхәммәтгәрәева) күңелле җырлар ишеттерде. Гимназия укучылары Роксана Якупова һәм Диана Сөләйманова, балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы (җитәкчесе Рәйлә Нуриханова) матур биюләре белән чараны ямьләде.

Район үзәк биләмәара китапханәсе хезмәткәрләре Илмира Шәфыйкова, Илсөяр Гайсина, Гөл-нур Саяпова балаларны мавык-тыргыч уеннарга җәлеп итте. Сабыйлар “Без бергә!” дип аталган китаплар тезмәсе белән кызыксынды, әдәби викторина, табышмаклар сорауларына җавап бирде, “Кем өлгеррәк?”, “Серле сандык” һәм башка өлкәннәр уеннарында катнашты. Бу көнне кул эше остасы Зилә Ишаева гади генә кәгазь салфеткалардан күз явын алырдай – чәчәк гөлләмәләре, Регина Мозаффарова төрле сувенирлар эшләү буенча мастер-класс күрсәтте. Балалар иҗат үзәгеннән Зөһрә Мәгалимова, Динара Акчурина яныннан да балалар өзелмәде, артгрим серләренә төшенде. Спорт уеннарында олысы-кечесе катнашты, бүләкләргә ия булды. Моннан тыш һәркайсына күчтәнәчләр әзерләнгән иде. РайПОның “Башак” кафесыннан Резеда Ахунова һәм кухня хезмәткәре Наилә Хәбибуллина чәй табынына тәмле-татлы ризыклар тәкъдим итте.
Читайте нас: