ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 декабрь 2017, 10:57

“БӘХЕТЛЕ АВТО” лотереясе

Абүнәчеләребез игътибарына тагын да бер сөенечле яңалык җиткерәбез: редакциябезгә килеп, алдагы 2018 елга алты айдан да ким булмаган вакытка “Игенче” гәзитенә язылу турындагы квитанция тутырган гәзит укучыларыбыз арасында көтеп алынган янә бер лотерея уйнатыла.

Язылу квитанциясе белән бергә “Безнең район гәзитенә языл һәм бүләк от!” дигән сүзләре дә булган наклейка тапшырылган абүнәчеләребезне 14 декабрь көнне 11.00 сәгатькә ярминкәләр үтә торган Чакмагыш мәчете янындагы мәйданга җыелуын үтенәбез. Бу наклейкалар машиналарның кырый тәрәзәсенә ябыштырылган булырга тиеш. “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты әзерләгән призлар – автомобиль өчен тәгаенләнгән кирәк-яраклар бары тик мәйданга шәх-сән килүчеләр арасында уйнатылачак. Бу көнне лотерея отышына килүчеләр үзләре белән мотлак язылу турындагы квитанцияне (яки аның күчермәсен), паспорт (1нче һәм прописка битләре күрсәтелгән), ИНН, СНИЛС таныклыклары күчермәләрен алып килергә тиеш була, дип искәртәбез.

Ә инде абүнәчеләр арасында ике атна саен уйнатыла торган лотереянең бу язылу кампаниясендәге ахыргысы сишәмбе, 12 декабрьдә уйнатыла. Нәшрият йорты бүлгән 7 призга ничә райондашыбыз дәгъва кылыр – бу сан әлегә үзебез өчен дә сер булып кала. Ә аңа кадәр матбагабызга язылып өлгерә алмаган якташларыбызның 11 декабрьдә бу эшне башкарып калу мөмкинлеге бар.


Читайте нас: