ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 декабрь 2017, 10:51

Хезмәт турындагы законнар үтәлеше мәсьәләләре буенча семинар

Муниципаль район хакимияте бинасының зур утырышлар залында 7 декабрьдә районыбызда хезмәт турындагы законнар үтәлеше мәсьәләләре буенча семинар үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары, оештыру эшчәнлеге бүлеге мөдире Таһир Шамил улы Закиров һәм федерация хезмәткәрләре, БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының төбәк бүлекчәсе вәкилләре, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм хуҗалыкларының профсоюз активы катнашты.

Чараны БР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Т.Ш.Закиров ачып җибәрде, бүгенге җыелуның максатлары һәм бурычларын аңлатты, аның эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбыздагы проф-союзлар эшчәнлегенә кыскача байкау ясады, аларның хезмәт коллективларын ныгытуда, эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауда әһәмиятен ассызыклады, тармаклардагы социаль-икътисадый хәлләр үзәгендә кайнаучы профсоюз оешмалары һәм җитәкчеләренең уңай эшчәнлегенә югары бәһа бирде. Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы хезмәткә бәйле законнардагы яңалыклар белән Башкортстан Республи-касы Профсоюзлар федерациясенең хокукый хезмәт инспекторы Ольга Александровна Кудрина тәфсилләп таныштырды, күрсәтмә-тәкъдимнәр җиткерде, сораулар килеп туганда кайда мөрәҗәгать итү юлларын өйрәтте. Таһир Шамил улы Закиров үзе республикабызда социаль партнерлык мөнәсәбәтләре һәм профсоюз хәрәкәте үсеше мәсьәләләренә тукталды. Чыгышында ул районыбыздагы эшчәнлекне мактап телгә алды, республикада алдынгылар исәбендә торуыбызны белдерде һәм артабан да ирешелгәннәрдән чиген-мәскә чакырды.

Профсоюз контроленең хезмәт мөнәсәбәтләре хәвефсезлегенә йогынтысы турында БР Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау бүлегенең әйдәүче белгече, техник хезмәт инспекторы Василий Валерьевич Сазонов чыгыш ясаганда да районыбызда бу җәһәттән эшчәнлеккә сүз булмавы, бездә хезмәт кешеләре иминлеге турында һәрдаим кайгыртылып тору турында югары бәһа бирде.

Вазыйфасы буенча дәүләт хезмәтендә үрләтелүе – муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары итеп тәгаенләнүе белән котлап, районыбызда профсоюз хәрәкәтен югары биеклеккә күтәрүгә керткән өлеше өчен Таһир Шамил улы моңа кадәр районыбызда профсоюзлар берләшмәсен җитәкләгән Илгиз Фаил улы Ихсановка БР Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасын тапшырды. Семинарда катнашучылар аның бу җаваплы вазыйфаны калдыру турындагы үтенечен канәгатьләндерде һәм яңа профсоюз лидеры итеп бертавыштан муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирхановны сайлап куйдылар.

Йомгаклау сүзе белән чыгып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев семинарны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга ихлас рәхмәт белдерде, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар теләде һәм артабан да бергә эшлекле хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды.
Читайте нас: