ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 декабрь 2017, 11:15

Онытмыйбыз үзен, иҗаты да вакыт дәръясына күмелми

Тайняш мәдәният йортында якташ язучыбыз Вазыйх Исхаковның 90 еллыгына багышланган кадер һәм хәтер кичәсе үтте.

Чарага язучының иҗаты, тормышы белән таныш булган мәртә-бәле кунаклар да чакырылды.

Алып баручылар Алсу Гәрәева һәм Гүзәл Ханова:

“Еллар үткәч, сине хәтерләтә

Су буенда үскән учаклар.

Тайняш авылы сине,

Вазыйх абый,

Һич онытмас, мәңге – гел саклар!

Онытмаслар сине авылдашлар,

Күңелләрдә мәңге калырсың.

Мең ел үтсен, ләкин йөрәкләргә

Мең ел буе ут син салырсың”, – дигән шигъри юллар белән чараны башлап җибәрде.

Бөек шәхесләрнең яшәү рәвеше турында арабыздан бик иртә киткән күренекле шагыйрь Марис Нәзиров та: “Нурлы эшең җирдә калса, гомер дә кабатлана, күктә сүнгән якты йолдыз кемдәдер кабат яна”, – дип язган иде.

Әйе, әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкыган ватанпарвәр язучы Вазыйх Мөхәммәтша улының иҗаты үлемсез. Ул — гомер юлын матур узган кеше. Туган авылында мәктәп тәмамлагач, үсмер генә чактан ат караучы булып эшләп ала. Үткерлегенә, зиһенле булуына игътибар итеп, бераздан исәп эшенә тәгаенлиләр. Аннан Рәҗәп МТСында, Төньяк Ташкент каналы төзелешендә эшли, шофер һөнәрен дә үзләштерә, Бәләбәй авыл хуҗалыгы мәктәбендә механик белгечлегенә ия була. Аннан соң хәрби училище тәмамлап, армиядә офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә.

Язу, журналистлык эшчәнлеген 1958 елда – “Кызыл таң” редакциясендә башлый. Башкортстан дәүләт университетында да укый, шул ук вакытта Башкортстан радио һәм телевидение комитетында да мөхәррир булып эшли.

Вазыйх Мөхәммәтша улының хезмәт биографисендә “Агыйдел” журналында баш мөхәррир урынбасары, Язучылар союзы идарәсенең җаваплы сәркатибе булып эшләгән еллары күренекле урын алып тора.

Вазыйх Исхаковның әдәби иҗатка омтылышы солдат хезмәте чорында ук бөреләнә. Мәкалә, очерк, хикәяләре басылып тора. Тәүге “Мулланур Вахитов”, китабы рус телендә “Кама буеның күренекле кешеләре” сериясендә Пермь китап нәшриятында басыла. Тарихи-биографик жанр өлкәсендә ару-талусыз эшли ул. “Хөсәен Мәүлетов”, “Ватан улы”, “Комиссар сеңлесе” китаплары, “Бәхтизин”, “Саумы, генерал”, “Умырзая — яз чәчкәсе” роман-повестьлары язучыны бөек шәхес дәрәҗәсенә күтәрде. Вазыйх Мөхәммәтша улы Г.Сәлам исемендәге премиягә лаек булды, күп медальләр иясе, аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы булды, республиканың җәмәгать тормышында кайнап яшәде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: