ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
12 декабрь 2017, 11:01

Программалар – халык файдасына

4 декабрьдә Яңа Балтач авыл биләмәсендә Башкортстан Республикасының “Җирле инициативаларны тормышка ашыруда булышлык итү” программасы буенча гомум җыелыш үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Д.Ф.Низамов, Ленин исемендәге кооператив рәисе И.Ә.Зарипов чыгыш ясады. Авыл Советы депутатлары, актив һәм инициативалы гражданнары үз фикерләрен белдерде.

Йомгаклау җыелышына кадәр дә урыннарда халык белән сөйләшүләр үткәрелде. Җыелышта 97 кеше катнашты. Шулай ук анкеталар һәм сорауларга җаваплар алу формасында җәмәгатьчелек фикере өйрәнелде. Аларда 380 кеше катнашты.

Яңа Балтач балалар бакчасыннан 15 тәрбияләнүче рәсемнәр конкурсына җәлеп ителде. Җирле инициативаларны хуплау турындагы мәгълүмати материаллар авыл Советының рәсми сайтына урнаштырылды.

Җыелышта катнашучылар “Яңа Балтач авылында балалар мәйданчыгы кору” проектын бертавыштан хуплады һәм субсидия күләменең 15 процентын финанслауга тавыш бирде.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)



Читайте нас: