ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 декабрь 2017, 10:58

Абүнәчеләр лотереясе үтте

12 декабрьдә киләсе елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып, аңа язылу турында алты айдан да ким булмаган вакытка квитанция тутырган абунәчеләребез арасында быелгы язылу кампанияснең ахыргы лотереясе уйнатылды.

12 декабрьдә киләсе елга “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытып, аңа язылу турында алты айдан да ким булмаган вакытка квитанция тутырган абунәчеләребез арасында быелгы язылу кампанияснең ахыргы лотереясе уйнатылды.

Шунысын да әйтергә кирәк, ул “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призларга дәгъва итүчеләр саны ягыннан рекодлысы булды. Алдагы лотерея уеныннан соң үткән 2 атнада гәзитебезгә 193 кеше язылган. Моны күз уңында тотып, без бүләкләр санын да аз гына булса да арттырырга булдык. Бүләкләрне Чакмагыш авылында яшәүче Светлана Сираева уйнатты. Шулай итеп, быелгы ахыргы лотереянең җиңүчеләре исемлеге түбәндәгечә булды.

Пыяла чәйнүк – Рапат авылы, Салават урамы, 5нче йорт адресы буенча тутыртылган квитанция иясе А.Васильева, чәй чынаяк-лары – район үзәгенең Совет урамы, 50нче йорт адресы буенча яшәүче А.Гарифуллина, Яшьләр урамы, 38/1 йортта яшәүче М.Хәйдәрова һәм Свобода урамы, 10/1 йортның 17нче фатирында гомер итүче И.Баяновка булды. Салат савытлары җыелмалары ияләре дип Салават урамындагы 18нче йортта яшәүче Р.Мәхмүтҗанова, Свобода урамы, 10/1 йортның 22нче фатирыннан Э.Гәрәева, Солнечная урамындагы 26нчы йортта яшәүче Исмәгыйлева, Яшьләр урамы, 29нчы йорт адресы буенча язылучы Л.Имангулова билгеләнде. Приз ияләрен искәртәбез: бүләкләрне алырга килгән-дә гәзиткә язылу турындагы квитанцияне, паспорт, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларын да алырга онытмасагыз иде.
Читайте нас: