ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 декабрь 2017, 11:05

Яшьләрне заман яманлыгыннан саклап калу өчен

Наркотиклар һәм алкогольле эчемлекләр куллану кебек кешенең сәламәтлеген җимерүче һәм ахыр чиктә дәвалап булмастай авыруларга илтеп җиткерүче яман гадәтләр заманыбызның иң зур социаль проблемалары исәбенә керә.

Алар кешенең физик сәламәт-легенә зыян китереп кенә калмый, аны шәхес буларак та юкка чыгара. Бу яман гадәтләр тәэссиренә яшьләр һәм үсмерләр аеруча тиз бирешүчән. Шушы хәвефне кисәтү һәм яшьләрне бу яманлыклардан саклап калу максаты белән районда тәмәке тарту, алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтү максатында махсус профилактика айлыгы игълан ителгән иде. Үткән атнада район мәдәният йортында аңа нәтиҗәләр ясалды. Чарада район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучылар һәм авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре катнашты.

Чараны ачып, аны алып баручы Зилина Гәрәева сәхнәгә муниципаль районның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмовны чакырды. “Яшьләр тиз ияләшеп китә торган начар гадәтләр турында сүз алып барганда, “Авыруны кисәтү аны дәвалауга караганда җиңелрәк”, – дигән медицинаның алтын кагыйдәсе аеруча әһәмиятле. “2017-2020 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү” муниципаль программасы чикләрендәге “2017-2020 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору” подпрограммасы кысаларында яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре, район мәгариф бүлеге тарафыннан яшьләр мохитендә тәмәке тарту, алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтү максатында профилактика айлыгы игълан итте. Ул 6 ноябрьдән башлап 5 декабрьгә кадәр дәвам итте, аңа районның барлык мәгариф учреждениеләре җәлеп ителде. Алар барысы да профилактик чараларда актив катнашты. Айлык барышында сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, анкеталаштырулар, “Мин тормышны сайлыйм” акцияләре, “Без сәламәт буын яклы” рәсемнәр конкурсы, “Тату гаилә” спорт ярышлары, “Язмышың – үз кулыңда” тематик дискотекасы үткәрелде.

“Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” конкурсында беренчелекне Чакмагыш гимназиясе, икенче урынны – Юмаш авыл Советы биләмәсе, өченчесен Үрнәк авыл Советы вәкилләре яулады. КВН клубының “Сәламәтлек планетасы” фестивалендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе җиңүче булды, икенче урынны Чакмагыш гимназиясе белән Рапат урта мәктәбе командалары бүлеште.

Айлык чикләрендә укучылар һәм студентлар арасында наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучыларны ачыклау максатында ирекле медицина тикшерүе үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча бу матдәләрне кулланучы яшьләр булмавы сөендерә. Кисәтү айлыгы барышында наркотикларга каршы тематикалы мәгълумат битләре эшләнде һәм таратылды, аларда һәм мәгълумат стендларында наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче органнарның ышаныч телефоннары күрсәтелде. Шулай ук бу темага махсус буклетлар, искәрмәләр, флаерлар эшләнеп таратылды.

Яшьләр һәм үсмерләр арасында наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголь куллануны кисәтү – кичектергесез бурыч. Безнең җәмгыятьтә аны үтәү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Бу явызлыкларга каршы көрәш– һәркайсыбызның гражданлык бурычы”, – диде И.Ф.Галләмов һәм айлык дәвамында аеруча актив эшләгән мәгариф учреж-дениеләре һәм яшьләр эшләре буенча белгечләрне бүләкләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Светлана Фларис кызы Шакированы чакырды.

Иң тәүдә кисәтү айлыгы дәвамында актив эшләүче Яңа Балтач, Имәнлекул, Чакмагыш гимназиясе тәбрикләнде. Артабан Рапат авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча бел-

гече Фәридә Гыйззәтуллина белән Үрнәк авыл биләмәсендә шул ук вазыйфада эшләүче белгеч Ләйсән Бакировага бүләкләр тапшырылды. Район күләмендәге “Без сәламәт буын яклы” рәсемнәр конкурсында 7 яшьтән 10 яшькәчә, 11дән 14 яшькәчә, 15тән 18 яшькәчә яшь категорияләренә бүлеп җиңүчеләр билгеләнде. Бәйгедә өченче урынга Аделина Сафиуллина, Лилия Шәйхуллина, Лилия Маннанова, икенчесенә Илүзә Нургалиева, Рината Миңнебаева, Ләйсән Ситдикова чыкты. Конкурс җиңү-челәре дип Вадим Хәсәнов, Хәлил Ишморатов, Регина Тимерханова игълан ителде. Җиңүчеләрне Яшьләр үзәге җитәкчесе Дилара Макулова игълан итте.

Бүләкләү тантанасы тәмамлан-гач, Светлана Фларис кызы яшьләрне бу яман гадәтләрдән ерак торырга, әти-әниләрен яхшы уку белән сөендереп, ныклы белем алып, артабан үзләре сайлаган һөнәрләрне үзләштерергә, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып, лаеклы яшәргә өндәп чыгыш ясады.

Чара Балалар сәнгать мәктәбендә иҗат серләренә өйрәнүче яшь биючеләр һәм музыкантларның концерт номерлары белән тәмамланды.
Читайте нас: