ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 декабрь 2017, 10:55

Ил Президенты матбугат конференциясе

14 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе оештырылды.

Ил башлыгы җитәкчелек итү дәверендә аны унөченче тапкыр үткәрә. Быелгы конференция 3 сәгать 40 минут дәвам итте, анда 1600дән артык журналист, шул исәптән Башкортстаннан 6 кеше, аккредитация алды. Русия хәбәрчеләреннән тыш, анда 10 чит ил масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Шушы вакыт эчендә дәүләт башлыгы 54 журналистның 73 соравына җавап биреп өлгерде. Алар Русия икътисадына, аның эчке һәм тышкы сәясәте, торак-коммуналь хуҗалыгы, демография һәм бала тәрбияләүче гаиләләрне социаль яклау, 2018 елда үтәчәк Русия Президентын сайлауларга һәм башка иҗтимагый-социаль мәсьәләләргә кагылышлы булды. Уфаның “Общественная электронная газета” басмасы вәкиле Станислав Шахов дәүләт башлыгына төбәкләрнең федераль бюджеттан акча алу мәсьәләсенә кагылышны соравын җиткерүгә иреште.
Читайте нас: