ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 декабрь 2017, 12:24

Көтеп алган купшыкай

Балаларның гына түгел, олыларның да күңелендә шатлык чаткылары кабызган Яңа ел символы – яшел чыршы берничә ел рәттән район мәдәният йорты алдына куелып килде.

Ә быел ул бала-чагаларны тагы да шатландырып, өлкәннәрне яшьлек хәтирәләренә алып кайтып, район үзәге уртасына – почта бүлекчәсе алдына урнаштырылды.Моның өчен олысы-кечесе район хакимияте җитәкчеләренә бик тә рәхмәтле.

Чыршы мәйданчыгын кору эшендә кайнаган уңган егетләр белән дә таныштырып үтәсе килә. “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” оешмасы мастеры Илгиз Сакаев кул астында эшләгән балта осталары Роберт Насыйбуллин, Динар Мөхәммәтҗанов, Замир Турсунов, Илдус Кәримов, Илгиз Мөсәлләмов, Рәлиф Зәйнетдинов кулында эш кораллары уйнап тора. Кыш Бабай белән Карсылу каркасларын да алар тиз арада эшләп куйган. Айдар Сухов идарә иткән автовышка ярдәмендә егетләр купшыкайны ике көндә корып куйган. Хәзер биредән үтеп барганда күңел шатлана. Бүген егетләр буада армый-талмый боз кисү белән мәшгүль.

Боз мәйданчыгының төсле утлар белән балкып торуын район электр челтәре хезмәткәрләре тәэмин итә. Мастер Зимфир Халиков җитәкчелегендә водитель Илдар Вахитов, электромонтер Илфат Бикмурзин, электриклар Марат Гайсин, Илдар Гайсин, Рафаэль Раянов чыршыга гирлянда көйли, боз мәйданчыгын төсле утлар

белән әйләндерә. Җемелдәп янган гирлянда балкышы биредә тагын да илаһи бәйрәм атмосферасы тудырачак.

Рәссам Заһир Исламов һәм аның ярдәмчесе Илшат Мөхәммәтҗанов Карсылу белән Кыш Бабайның сыннарын күптән түгел генә эшләп бетергән. Бүген алар әкият геройлары сыннарын гәүдәләндерә.

“Боз мәйданчыгында эшләр 20 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш”, — диде егетләр. Тоташ район халкында бәйрәм хисе тудырып, яхшы кәеф өстәгән осталарга армый-талмый эшләүләрен телик.
Читайте нас: