ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
19 декабрь 2017, 10:50

Су тәэминатында өзеклекләр булдырмаска

Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр җирле инициативаларны хуплау программасының халык файдасына булуын аңлый һәм 2018 елда программада катнашырга теләк белдерә.

Мәдәният йортына бу җәһәттән сөйләшү, фикер алышу, карар кабул итү максатыннан оештырылган җыелышка дәррәү җыелдылар. Биләмә халкы мәсьәләне аңлашу шартларында хәл итте.

Җыенны биләмә башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов ачты һәм алып барды. Район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов авыл халкына район буенча җирле инициативаларны хуплау программасының гамәлгә ашырылуы, башкарылганнар һәм алда торган эшләр турында аңлатып үтте.

Залдагылар Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколовның чыгышын кызыксынып тыңлады. Аның иганәчелек ярдәме күрсәтергә, финанс чыгымнарын күтәрешергә әзер торуы күңел күтәренкелеге, уйланган-планлаштырылганның уңышлы булачагына ышаныч тудырды.

Муниципаль район Советы депутаты Салават Зәки улы Гыйззәтуллин да әлеге программаның әһәмиятен ассызыклады, бердәм булганда, хуплаганда конкурста җиңеп чыгу мөмкинлеге зур булуын аңлатты. Аннан соң залдагы халыкның фикерләре тыңланды. Авыл халкы исеменнән Ф.М.Зиннәтуллин, Р.Р.Газизова, А.С.Ситдиков чыгыш ясады. Алар тарафыннан Елга урамын төзекләндерү, Калмашбаш авылындагы балалар бакчасын ремонтлау, су алу башнясын алыштыру кирәклеге турында әйтелде. Күпчелек тавыш белән: “Су алу башнясын алыштырырга,” — дигән карар кабул ителде. Ахырда инициативалы төркем сайланды.


Читайте нас: