ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 декабрь 2017, 11:00

Сыйныфташлар өмәгә җыелды

Дөньяны аклыкка төреп беренче кар төшкән чорда гөрләгән каз өмәләре гасырлар дәвамында халкыбыз өчен көтеп алынган муллык бәйрәме булган.

Заман башка — заң башка дисәләр дә, ул халкыбызның матур йола-традициясенә әверелеп, бүген дә үз асылын җуй-маган. Күңелләргә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм рухы өстәүче, халкыбыз мирасын өлкән буыннардан яшьләргә күчерүче йола-бәйрәм булып кала килә ул. Ә инде аңа яңа – заманча төсмерләр өстәлсә, ул янә дә үзенчәлекле төс алып, күңелләрне нурландыра, яшәеш асылын баета һәм рухи кыйммәтләрне арттыра. Үткән атнада Калмашбаш авылында оештырылган шундый матур бәйрәм халкыбыз йоласын яңарту гына түгел, ә аның асылын тагын да баетып, бүгенге катлаулы заманның берникадәр ярлыланып киткән рухи кыйммәтләрен инкарь итеп, төрле төбәкләрдә яшәгән сыйныфташларны җыючы-берләштерүче күңелле очрашу чарасы да булды. Авылның уңган, җитеш-бәрәкәтле тормыш алып баручы гаиләләрнең берсе – Себер якларында хезмәт салучы Геннадий Васильевич һәм социаль хезмәткәр булып эшләүче Резеда Әхнәф кызы Тимофеевларның йорт-ихатасында үткән өмә сыйныфташлар өчен генә түгел, барлык авылдашлар өчен дә бәйрәм булды. Шушы якларда туып, башлангыч сыйныфта гына белем алып, артабангы гомере һәм эшчәнлеге республикабыз башкаласы Уфа белән генә түгел, Санкт-Петербург, хәтта чит илләр белән дә бәйле булган якташыбыз Рәгыйть Рәшит улы Сөләйманов тәкъдиме һәм ярдәме белән үткәрелде ул. Райондашларга аның исеме таныш инде. Җәй айларында Кашкар авылы янында “Сөләйман” чишмәсен заманча төзекләндереп, аны һәркем күңеленә хуш килерлек туктап ял итә торган урын итеп җиһазларга ярдәм иткән иде ул. Кашкар авылындагы мәчет тә аның тырышлыгы белән күтәрелеп килә.

Өмә-очрашуга республикабызның төрле районнарыннан да, күрше республикада төпләнеп гомер иткән сыйныфташлар да кайтты. Кояшлы ямьле кышкы иртәдә изге Коръән аятьләре укып, казлар чалынгач, авылдашлар, туганнар, күршеләр һәм классташлар барысы бергәләп, аларны яхшы итеп тәрбияләп үстергән хуҗаларны мактый-мактый, тиз арада аларны тазартып, эш итеп тә куйдылар. Болай да ырамлы барган эшне гармун көйләренә кушылып яңгыраган җыр-моңнар тагын да дәртләндереп, күңелләрне җилкетеп торды. Өмәдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләре Гөлсем Хаҗипова, Римма Шәрипова һәм китапханәче Рита Хаҗипова аны барлык йолаларга туры китереп, буыннардан-буыннарга күчкән гореф-гадәтләре турында сөйләп-аңлатып үткәрү-

гә зур өлеш керттеләр. Гаиләнең бердәмлеге, татулыгын дәлилләп, йорт хуҗаларының уллары, киленнәре Альбина да һәр эштә дә башлап йөрүчеләрдән булды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Рамазанов та өмәчеләр янында булып, оештыру эшләрен башкарышып йөрде.

Казлар йорт-җирдә тазартылып бетеп, сыйдан сыгылып торган мул табын артында тамак ялгап, йорт хуҗаларына муллык киләсе елларында да малларына ишлелек тели-тели, каз каурыйларын сибеп, авылдашлар аларны юарга сыйныфташлары яңа тормыш бүләк иткән “Сөләйман чишмәсенә” киттеләр. Монда да халкыбызның барлык йолалары үтәлгәч, өмәдә катнашучылар шушында ук кайнап торучы самавыр чәен эчеп, өмәнең аерылгысыз сые булган каз мае белән майланган тәбикмәкләрдән авыз иткәннән соң, кышкы салкын алган кул-аякларны бераз язып, гармун көйләренә биеп-җырлап, рәхәтләнеп күңел ачты өмәчеләр. Ә инде саф сулы чишмәдә юылып-чайкалып, тагын да күркәмләнеп киткән каз түшкәләре ихатага алып кайтып тезелеп эленгәч, көзге барлык-муллык бәйрәме тагын да ямьләнеп, кышкы сүрән кояш нурлары яктырып-җылынып киткәндәй тоелды, күмәкләп башкарган эштән канәгатьлек алган күңелләрдә дә бәйрәм рухы хакимлек итте. Иртәнге якта кайтып җитә алмаган сыйныфташлар Тимофеевларның кунакчыл йортына кайта торды, очрашулар, мул табын артындагы әңгәмәләр, җыр-моңнар дәвам итте. Килүче-кайтучыларны уңган хуҗалар чәк-чәк, тәбикмәк кебек тәм-томнар һәм, әлбәттә инде, каз бәлеше белән сыйладылар. Ә кичке якта инде Тимофеевларда җыелган сыйныфташлар клубта бөтен авыл халкы өчен Рәгыйть Рәшит улының янә бер бүләге, аның матди ярдәме белән оештырылган Уфа кунаклары – башкорт эстрадасы йолдызлары концертын карап кинәнделәр. Бик күп кешеләрнең күңелендә якты эз, онытылмаслык тәэссоратлар калдырган бу күңелле очрашу, йолаларны яңарту көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.


Читайте нас: