ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
23 декабрь 2017, 10:24

Каратал урамнары күтәртеләчәк

Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр җирле инициативаларны хуплау программасында актив катнашып киләләр.

Дәүләт халык теләген канәгатьләндерергә ашкынып торганда нигә андый мөмкинлектән файдаланмаска әле, дип уйлый биредәгеләр. Һәм дөрес эшлиләр дә. Узган ел, мәсәлән, Иске Поч-

как авылы урамнарында юллар тәртипкә китерелде. Әлеге программа буенча бүленгән һәм халыктан, иганәчеләрдән тупланган акча гына җитеп тә бетмәс иде, ә менә “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте идарәсе, үзләренең хезмәткәрләре турында хәстәрлек күреп, бу җәһәттән өстәмә иганәче булды. Бүген тигез, яхшылап күтәрелгән, ком-таш түшәлгән урамнардан техникага да, җәяүлеләргә дә йөрү өчен яхшы шартлар бар.

Каратал – биләмә чигендә урнашкан ерак авылларның берсе һәм биредә бүген 70тән артык йортта кешеләр яши. Аның да проблемалары җитәрлек, барысын да берьюлы хәл итеп бетереп тә булмый торгандыр. “Базы” хуҗалыгы, авыл биләмәсе хәстәрлеге белән халыкка шартлар тудырылып тора, ләкин булган саен булдырасы да килә бит. Халык арасында алдан сораштырулар йомгаклары буенча, бер өлеше авыл клубын ремонтлап ачуны сорый, икенчесе урам юлларын тәртипкә китерүне хуп күрә. Бүгенге йомгаклау җыелышында да башлыча шушы ике мәсьәләне күтәреп чыктылар. Биләмә башлыгы Рәмилә Харис кызы Сәлим-гәрәева тавышка куйгач, башлангыч мәктәп бинасына сходка җыелганнарның күпчелеге урам юлларын ремонтлау өчен кул күтәрде. Муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов әлеге программаның асылын җентекләп аңлатып бирде, районыбызда бу җәһәттән ниләр эшләнелүе турында бәян итте, дәүләт хуплавына ирешү өчен күтәрелгән инициативаны ныгыту юлларын аңлатты. Республика бюджетыннан бүленәсе 1 мил-лион сумга өстәп, шуның 15 проценты кадәресен халыктан ирекле иганәләр тәшкил итәргә тиеш, урындагы хуҗалык һәм иганәчеләр ярдәме белән бергә тотыныласы сумма 1,5 миллион сумга җитәчәген, ләкин шул халык өлешен туплауны, юл төзү эшен башлап йөрүне, эшләрнең сыйфатын күзәтүне тәэмин итү өчен инициативалы төркем сайланылырга тиешлеген белдерде. Муниципаль район Советы белгече Индира Альберт кызы Гәрәева да үз фикерләрен җиткерде. Җыелышта катнашучы Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” хуҗалыгының генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та әлеге программага һәм башка проблемаларга кагы-лышлы үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде, ниятләгән эштә теләп катнашачакларын һәм хуҗалыктан да саллы өлеш кертеләчәген белдерде, инициативалы төркемгә ныклы карарлы, авылдашлар арасында абруйлы һәм ниятләгәнне азагынача җиткергәнче контрольдә тотып, сыйфатын күзәтеп торырлык кешеләрне сайларга өндәде. Авыл җыены бертавыштан бу төркемгә Рөстәм Нәбиуллин, Альмира Хисмәтуллина, Тимергали Хәлиуллин, Дамира Хисамова һәм Эльвира Васильеваны сайлап куйды, төркем җитәкчесе дилбегәсен Тимергали Хәлиуллинга ышанып тапшырдылар.
Читайте нас: