ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 декабрь 2017, 13:51

Яңа 2018 елны каршы алуга багышланган бәйрәм чаралары

30 декабрьдә тройкалар парады, Кыш Бабайлар һәм Карсылулар конкурсы үтә.

Иртәнге 9.00 сәгатьтә алар мәчет янындагы мәйданда җыела, 10.00 сәгатьтә тройкалар Чакмагыш урамнары буйлап үтәләр, 10.30 сәгатьтә почтамт каршындагы мәйданда концерт һәм конкурслар башлана.

Шул ук көнне 17.00 сәгатьтә почтамт каршындагы мәйданда халык өчен “Яңа елда яңа бәхет, яңа ачышлар көтә” дигән концерт программасы күрсәтелә.

31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә шушы ук мәйданда “Төкле аягың белән, Яңа 2018 ел!” халык өчен күңел ачу чарасы башлана.

1 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә почтамт алдындагы мәйданга килүчеләр Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары әзерләгән “Саумы, саумы, Яңа ел!” концертын караячак.

2 гыйнварда 14.00 сәгатьтә бу мәйданда “Виртуаль Яңа ел” тамашасы куела.

3 гыйнварда почтамт алдындагы мәйданда 18.00 сәгатьтә авыл биләмәләре үзешчәннәре катнашлыгында “Хуш киләсең, Яңа ел!” концерт программасы башлана.

Шул ук көнне 20.00 сәгатьтә өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында һәм авыл биләмәләрендә “Алиса могҗизалар илендә” дип исемләнгән боздагы дискотекалар үтә.

4 гыйнварда 17.00 сәгатьтә почтамт алдындагы мәйданда “Күңелле стартлар” оештырыла.

Бу чара тәмамлангач, 18.00 сәгатьтә авыл биләмәләре үзешчәннәре катнашлыгында “Яңа ел килә безгә!” концерт программасы башлана.

5 гыйнварда 18.00 сәгатьтә шул ук мәйданда авыл Советлары үзешчәннәре халык игътибарына “Кил, Яңа ел, изгелегең белән!” концерт программасын тәкъдим итә.

6 гыйнварда 20.00 сәгатьтә өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында костюмлы дискотека оештырыла.
Читайте нас: