ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
28 декабрь 2017, 13:37

Ятып калганчы атып калыйк

Рәҗәп авыл биләмәсендә яшәүчеләр җирле инициативаларны хуплау программасында ике ел рәттән катнашып, икесендә дә җиңеп чыгуга иреште.

Авыл биләмәсендә яшәүчеләр белән үткәрелгән җыеннарда 2018 елда да программада катнашырга теләк белдерүләре ачыкланды, иң кискен торган социаль проблемаларны ачыклап, проектта катнашырга карар иттеләр. Алар, әлбәттә, байтак җыела. “Кышын урам юлларын кардан тазартырга кирәк. Җәй юл буйларын чабырга-тазартырга туры килә. Техника таләп ителгән башка эшләр дә табылып тора. Дәүләт ярдәменә үз өлешебезне кушып, трактор булдырырга кирәк”, – дигән тәкъдимгә тукталдылар.

Йомгаклау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары — финанс идарәлеге начальнигы Д.Ф.Низамов катнашты һәм программаның асылын хәтерләренә төшерде. Барлык авыл халкы исеменнән Рәзифә Сәләхова, Өлфәт Рәфыйков чыгыш ясады, “Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән хәстәрлек – халык файдасына”, – дип, проектны тормышка ашыруга булышлык итәргә чакырдылар.

Рәҗәп авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Сәхибгәрәев барлык әйтелгәннәргә йомгак ясады. Агымдагы елда әлеге проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткән җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколовка, инициативалы төркем әгъзалары Рәзифә Сәләховага, Рәсимә Фәрухшинага авыл хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Оешканлык шартларында

Яңа Коты авыл биләмәсендә җирле инициативаларны хуплау программасы буенча халык белән берлектәге җыелыш оешканлык белән, үзара аңлашу шартларында узды.

Тәүдә авыл халкы игътибарына Яңа Коты мәдәният йорты фойесына куелган “Су – тереклек чыганагы, сулар һава кебек кирәк”, дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе җәлеп итте. Конкурста мәктәп укучылары актив катнашты, ватанпарвәрлек рухы белән сугарылган иң яхшы эшләр күргәзмәгә куелды.

Җыелышны да конкурска йомгак ясаудан башладылар. Тәүге сүзне биләмә башлыгы Б.А.Ситдиков алды, әһәмиятле чара үткәреп, балалар күңелендә туган җиргә сөю тәрбияләгән өчен мәктәпнең укытучылар коллективына зур рәхмәтен белдерде, бүләк тапшырды.

Аннан соң сүзне район вәкилләре алды. Муниципаль район Советының әйдәүче белгече И.А.Гәрәева, эшләр идарәчесе Р.Г.Әмирханов район бу-енча җирле инициативаларны хуплау программасының гамәлгә ашырылуы, аңа кушылуның әһәмияте, конкурс шартлары һәм катнашу өчен документлар әзерләү тәртибен аңлатты, залдагыларны бердәмлеккә, дәүләт ярдәм итәргә әзер торганда мөмкинлекләрне файдаланып калырга өндәде.

Җыелышны саф су турында сөйләүдән башлаулары очраклы түгел иде. Программага актив кушылу мөмкинлеген аңлату буенча алдан үткәрелгән җыеннар, сөйләшүләр барышында, иң кискен социаль проблемаларны күтәргәндә халыкның күпчелеге су мәсьәләсен хәл итү турындагы тәкъдимне хуплавын белдергән иде. Йомгаклау җыелышында да шушы мәсьәләне карарга чыгардылар. Залдагылар бертавыштан проектка актив кушылырга, Яңа Коты авылында су башнясы кору өчен лаеклы өлешләрен кертергә теләк белдерде. Инициативалы төркемгә иң лаеклылар сайланды.
Читайте нас: