ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 декабрь 2017, 14:22

Иминлек һәм бәрәкәт елы булсын!

Кадерле райондашлар!

Яңа ел курантлары сугар алдыннан һәр көн, һәр сәгать, һәр минут аеруча дулкынландыргыч үтә. Хәтерләребездә узган елдагы вакыйгаларны кабат-кабат яңартып, башкарылганнарны барлыйбыз, быелга билгеләнгәннәрне ахыргача җиткерергә омтылабыз һәм якты киләчәккә ак өметләр баглыйбыз.

Районыбыз тормышына байкау ясап, 2017 елның яңа казанышларга, олы хезмәт җиңүләргә юнәлеш бирүче зур эшләр, чагу вакыйгалар белән тулы булуын билгелибез. Иктисадның күп өлкәләрендә – сәнәгатьтә, торак-коммуналь хуҗалыгында, эшкуарлыкта, төзелешләрдә һәм юл төзү-ремонтлауда сизелерлек уңышларга ирешүебез турында канәгатьләнеп белдерә алабыз. Районыбызның агросәнәгать комплексы казанышлары республика Хөкүмәте Дипломы белән лаеклы бәһаланды. Үтеп барган елда 19 мең квадрат метр торак мәйданнары төзелде, 200 райондашыбыз өй туйлады. Җәмәгатьчелек, мәдәни һәм спорт тормышыбыз да кызыклы вакыйгаларга бай булды. Һәр райондашыбыз атна саен үткәрелеп торган төрле фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда, спорт бәйгеләрендә, акцияләрдә катнашты.

2017 ел Экология елы булып хәтерләрдә калды. Бергәләшеп тотынып, авыл биләмәләре территорияләрен төзекләндерүгә ирештек – юллар һәм чишмәләр ремонтладык, елгалар ярларын, буа буйларын чүп-чардан тазарттык, агач-куаклар утыртып чыктык.

Җитеп килүче 2018 ел илебездә Ирекмәннәр, ә Башкортстаныбызда – Гаилә елы буларак игълан ителде. Аның барышында билгеләп үткәреләсе чаралар районыбызда волонтерлык хәрәкәтен активлаштыра төшәр, гаилә статусын ныгытыр, демо-график хәлләргә уңай йогынты ясар, дип өметләнәбез.


Кадерле якташлар!

Узып баручы елның соңгы көннәрендә районыбыз иминлеге хакына хезмәт салучы, артабан да аны яңа биеклекләргә күтәрергә белемен һәм көчен кызганмаучы барыгызга да ихлас йөрәктән рәхмәт белдерәм. Кадерле кешеләребезнең сәламәтлеге, балаларыбызның уңышлары, рәхәт-ләнеп эшләү, кинәнеп ял итү, спорт белән шөгыльләнү, мохтаҗларга ярдәм итә алу кебек кыйммәтләр безнең барыбыз өчен дә мөһим һәм шулай сакланачак та. Чөнки нәкъ шушылар – һәр кешенең иминлеге нигезе, ә һәр гаилә иминлеге – төбәгебез һәм тоташ дәүләтебезнең артабангы чәчәк атуы ул.

Алдагы ел һәркайсыбыз өчен дә уңышлы булачагына ныклы ышанам. Бердәм тырышлык белән күпкә ирешә алачакбыз. Яңа ел барыбызга да тынычлык һәм җитешлек, җылылык һәм үзара аңлашу, сәламәтлек һәм бары сөенечләр генә китерсен. Районыбыз артабан да чәчәк атсын. Барыгызга да бәхет, изгелек һәм тынычлык телим. Яңа ел белән, кадерле райондашлар!
Читайте нас: