ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
2 гыйнвар 2018, 16:58

Район үзәгендә – Яңа ел бизәге

Яңа ел алды көннәренең берсендә районыбызның үзәк мәйданындагы почта бүлекчәсе каршында күптән көтелгән вакыйга – боз шәһәрчеген ачу тантанасы булды.

Бирегә өлкән яшьтәге абый-апалар да, нәниләре белән яшь аналар да килде. Мәйданчыкта урнаштырылган сәхнәдә чыгыш ясаучы район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка өшергә бирмәде, аларны дәртле моңнар белән җанландырды.

Район үзәген боз шәһәрчеге белән бизәү үткән гасырның 70нче елларына барып тоташа. Балаларның гына түгел, олыларның да күңелендә шатлык чаткылары кабызган Яңа ел символы – яшел чыршы һәрвакытта район почта бүлекчәсе алдына урнаштырыла иде. Әмма берничә ел рәттән купшыкайны төрле сәбәпләр аркасында район мәдәният йорты алдына куеп килделәр. Бирегә халыкның күңеле никтер тартылмады, ул шулай район читендә моңсуланып торды. Быел исә барыбыз өчен дә шатлыклы күренеш: яшел чыршы, элеккегечә, үз урынына – район үзәгенә куел-ды. Күпләребезнең балачагы нәкъ шушы мәйданда үтте бит. Шушында уйнап-көлеп күңел ачтык, кайберәүләр бу мәйданда сөйгән ярларын очратып, салкын кышкы көннәрдә гаилә учакларын кабызып җибәргәндер, мөгаен. Шушы мәйданда кавышкан парларның инде хәзер балалары да монда килеп күңел ачадыр...

Боз мәйданчыгын урнаштыруда төрле яклап ярдәм итүчеләр күп булды. Беренче чиратта чыршыны “урынына кайтарган” өчен район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка зур рәхмәт әйтергә кирәк. Аннан соң иганәчеләр: җаваплылыгы чикләнгән “Строитель” җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән “Гранд –Агро” җәмгыяте, шәхси эшкуарлар Илфир Әхтәмов, Руслан Кадый-

ров, Илшат Еникеев, Раил Мохтаруллин күрсәткән ярдәм бәһалап беткесез. Боз шәһәрчеген төзүдә транспорт белән ярдәм иткән “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы һәм “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыш филиалы җитәк-челеге һәм аның хезмәткәрләре боз шәһәрчеген эшләгәндә читтә калмады. Гомумән, бу күркәм мәйданны булдыруда ярдәм иткән һәм битараф калмаган барлык райондашларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Боз шәһәрчегенә килгән халыкны сәламләү һәм мәйдан-чыкны ачу өчен сәхнәгә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев күтәрелде. Ул беренче чиратта шушы мәйданчыкны төзү эшләрен тиз арада тәмамлаган “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте егетләре: Илгиз Сакаев җитәкчелегендә Роберт Насыйбуллин, Динар Мөхәммәтҗанов, Замир Турсу-нов, Илдус Кәримов, Илгиз Мөсәлләмов, Рәлиф Зәйнетдинов, Айдар Сухов, Башкортстан аграр-технология колледжы укытучысы Илгиз Галиуллин кул астында эшләгән егетләр Финат Гари-фуллин, Марат Яхин, Фәһим Нәбиуллин, Альберт Хисамов, Фларис Җиһаншин, район электр челтәре хезмәткәрләре Зимфир Халиков, Илфат Бикмурзин, Марат Гайсин, Илдар Гайсин, Рафаэль Раянов, Илдар Вахитов, рәссам Заһир Исламов, аның ярдәмчесе Илшат Мөхәммәтҗановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Чыршыны үзәк мәйданыбызга урнаштыру барыбыз өчен дә зур шатлык, чөнки ул күпләргә үткән елларын исенә төшереп, аларны яшьлегенә алып кайтыр, дип ышанам. Халкыбызның бирегә җыелып күңел ачуы, бәйрәм атмосферасыннан тыш, аларның бердәмлеген дә чагылдыра. Шу-

шы көннән башлап, әлеге мәйданда көн дә бәйрәм кичәләре уздырылачак, барыгыз да рәхим итегез”, – диде хакимият башлыгы.

Аннан соң сүз район ветеран-нар советы әгъзасы Динә Хәсәновага бирелде. Ул да халык белән куанычын уртаклашты. “Хәзер кем белән хәбәрләшсәк тә, чыршыбыз район үзәгенә куелды, дигән яңа-лыктан башлыйбыз. Бу, чынлап та, бөтен халык өчен зур куаныч, зур шатлык булды”, – диде ул. Шул мизгелдә чагу тантанага тагын да матурлык өстәп, чагу чыршыда
Читайте нас: