ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 гыйнвар 2018, 15:56

Яшь гаиләләргә сертификат

Бер кемгә дә сер түгел: бүгенге яшьләрне иң нык борчыган проблема – торак. Әлеге заманда үзеңнең хәләл көчеңә генә йорт салу яисә фатир сатып алу бик авырга төшә.

Яшьләргә ярдәм итү җәһәтеннән республикада һәм федераль күләмдә төрле программалар эшләп килә. Аларга ярашлы, торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бар. “Торак” федераль максатлы программасы чикләрендә гамәлгә ашырылган “Төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү” подпрограммасы буенча бәйрәм алдыннан район хакимиятендә тантаналы шартларда җиде гаиләгә торлак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләр алуга сертификатлар тапшырылды. Тантаналы чара барышында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Шакирова бу шатлыкка ия булучы Айзилә һәм Фидус Йосыповлар, Лиза һәм Радик Рахмановлар, Резеда һәм Радик Исламовлар, Гөлнур һәм Рөстәм Сәлимовлар, Ирина һәм Ильяс Галиевлар, Эльза һәм Нур Вәлитовлар, Ләйсән һәм Айдар Сәйфуллиннар гаиләләрен котлады һәм районда республика программасының уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләде.

–Районда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә быел да шундый социаль ярдәм күрсәтә алуыбызга шатбыз. Дәүләт ярдәме белән тиз арада үз максатыгызны тормышка ашыра алуыгызга ышанам. Бүгенге шатлыклы көнегез белән котлыйм. Сатып алган яки үзегез төзеп чыккан өегез котлы, гаилә нигезе ныклы булсын! Матур гаилә булып, балаларыгызны илебез, республика, районыбыз өчен ышанычлы шәхесләр итеп үстерегез, – диде Светлана Фларис кызы.

Резеда һәм Радик Исламовлар — “бәхетле” сертификатка ия булганнарның берсе. Алар Чакмагыш авылында яши. Ике бала тәрбиялиләр. Бүленгән акча йорт салганда алынган кредитны түләү өчен тотынылачак, ди алар. “Йорт төзү өчен дәүләт ярдәме алуга өметебезне өзмәдек. Программада катнашырга документлар җыеп, чиратка бастык. Быел, ниһаять, хыялыбыз көттереп кенә тормышка ашты. Бүленгән акчаны йортыбызны төзеп бетүгә тотыначакбыз”, – диде Лиза Рахманова. Сертификат алучылар санының елдан-ел арта баруы – куанычлы күренеш. 2017 елда 14 гаилә әнә шулай торак мәсьәләсен дәүләт ярдәмендә хәл итә алды. Программа чикләрендә бу максатта республика бюджетыннан 3 миллион 575 мең сум акча бүленде.
Читайте нас: