ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
6 гыйнвар 2018, 15:08

Урамнарны яңгыратып, җиз кыңгыраулар чыңлатып

Яңа ел алдыннан район үзәгендә авыл биләмәләренең тройка атлары парадын үткәрү матур традиция булып сакланып килә. Кинәт яңгырлар явып эретеп җибәреп, юл өслегеннән кар катламы җуелу да энтузиастларны туктата алмады: ничек тә җаен табарга тырыштылар һәм төрле авыл биләмәләреннән килгән 8 тройка быелгы бәйгегә чыга алды. Махсус билгеләнгән урында җыелган тройкаларның җигелешен, чаналарның бизәлешен, барлык таләпләргә ярашлы булуын башында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов торган комиссия әгъзалары бәһалап чыккан арада үзәк мәйданга һәм атлар үтәсе урамнар юллары тирәли шактый халык җыелырга өлгерде. Җиз кыңгыраулар чыңлатып, Кыш бабай һәм Кырсылуларның дәртле сәламнәре, гармун моңнары һәм халык яраткан җырлыр белән урамнарга ямь сибеп үтүче барлык тройкаларны халык көчле алкышлар, дәртләндерү авазлары белән озатып торды. Жюри әгъзалары исә аларның тигез йөрешен, башка барлык кагыйдәләрнең үтәлешен дә бәһалап тордылар.
Алар чабышып узгач, Кыш бабайлар, Карсылу һәм Яңа елларның бер-бер артлы тезелешеп үзәк мәйданга узуы да һәр елдагыча матур күренешкә әверелде. Биредәге трибунага җыелучыларны тәбрикләү һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен трибунага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелде. Барлык райондашларга һәм кунакларга иң ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткергәннән соң хакимият башлыгы иң тәүдә тройкалар парадында җиңүчеләрне бүләкләде. Комиссия әгъзалары барлык балларны исәпләп, беренче урынга “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының (рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов) тройка атларын лаеклы дип тапты. Икенче урынга “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов), өченчегә – “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы (Альбирт Фидай улы Мусин) тройкалары лаек булды. Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Биредә үк авыл биләмәләрендә, предприятие-оешмаларда һәм шәхси ихата алларында бизәлгән боз мәйданчыклары да бәһаланды. Авыл биләмәләре арасында беренче урынга Яңа Балтач (Вазих Фаил улы Ихсанов), икенче урынга Чакмагыш (Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ихатасында, биләмә башлыгы вазыйфасын башкаручы Миләүшә Марс кызы Гыймаева), өченчегә Бәшир (биләмә башлыгы вазыйфасын башкаручы Марсель Хәдит улы Хәсәнов) авыл Советы авыл биләмәләре, оешмалар-учреждениеләр арасында “Газпром Газораспределение Уфа” акционерлык җәмгыяте филиалы (Илгизәр Гали улы Исхаков) беренче, район ветеринария станциясе (Радмир Фәнил улы Ямалеев) икенче, муниципаль су белән тәэмин итү предприятиесе (Фән Зөфәр улы Големов) өченче урыннарга лаек булды. Җиңүчеләргә шулай ук грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәпләрнең дә Яңа елны матур бизәлгән территорияләре белән каршы алуларны махсус билгеләп үтелде.
Ихата алларын матур итеп бизәгән өчен хакимият башлыгы кулыннан махсус бүләкләрне Яңа Балтач авылында яшәүче Камил Хәбиб улы Васиков, Сыйрышбаштан Риф Ибрай улы Мусин, Калмашбаштан Резида Әхнәф кызы Тимофеева, Үрнәктән Рабис Фәйзрахман улы Габдрахманов, Чакмагыштан Линер Нурзаһит улы Сидиковлар алды.
Сәхнәгә авыл биләмәләренең Кыш бабайлары, Карсылулары һәм Яңа еллары күтәрелеп, берсеннән-берсе матуррак чыгышлары белән бәйге тотты. Аларның матур биюләре, дәртле җырлары, ихлас теләкләрдән үрелгән сәнгатьле итеп шигырь укулары да жюри әгъзалары тарафыннан һәм тамашачылар алкышлары белән лаеклы бәһаланды.
“Иң яхшы Кыш бабай” номинациясендә Үрнәк авыл биләмәсенекенә I урын, Тозлыкуш авыл биләмәсенең Каразирек авылы Кыш бабаена II урын, Калмашбаш авыл Советыныкына III урын бирелде.
Карсылулар арасында иң-иңе Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең Каразирек авылы сылуы булып чыкты, Бәшир авыл биләмәсе Карсылуы икенче, Рапатныкы өченче урыннарга лаек булды.
Яңа еллар арасында беренче урынны Тозлыкуш авыл биләмәсе вәкиле, икенчесен – шушы ук авыл биләмәсенә караган Каразирек авылыныкы, өченче урынны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенеке алды.
Иң яхшы ат тотучылар аерым бәһаланды. Бу номинациядә “Заря” хуҗалыгы атларына идарә итүче беренче урынга лаек булды, “Победа” кооператив-колхозы ат тотучысы икенче, “Алга” кучеры өченче урыннарны алды.
Бәйге йомгаклары игълан ителгәннән соң да халык мәйданнан озак таралмады әле. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең җыр-моңнары, кулланучылар җәмгыятенең тәмле ризыклары белән хозурланып, боз фигуралары алдында фоторәсемгә төшеп, бер-берсе белән аралашып күңел ачтылар, үткәннәрне байкадылар, шушы тантананы оештырып үткәрүчеләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Кичен исә биредә үк яңа тамаша көтә иде – анысына да теләп җыелдылар. Гомумән, озын ялларның һәр көнендә халыкка күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылды.
Читайте нас: