ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 гыйнвар 2018, 11:03

Иң яхшылар исәбендә

Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсының республика этабында “Кала төзелеше, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү” номинациясе буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Бәйге республикабызда җирле үзидарә органнарының активлыгын үстерү, урындагы әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү, муниципаль идарәне эффектлы оештыру буенча җирле үзидарә органнарының иң яхшы эшчәнлек практикасын ачыклау, дәртләндерү һәм киң тарату максатында оештырылды.

Җиңүчеләрне бүләкләп, БР торак-коммуналь хуҗалыгы министры Сергей Афонин әлеге бәйгегә һәркайсы аерым игътибарга лаеклы 35 муниципаль практика тәкъдим ителүе турында белдерде. Чараларның һәркайсы урындагы халык инициативасы белән һәм аларның турыдан-туры катнашлыгында үтүе белән әһәмиятле. Шушы 35 заявка арасыннан 9 җиңүче билгеләнде, алар Башкортстан Республикасы Хөкүмәте дипломына һәм акчалата бүләкләргә (премияләр өчен барлыгы 10 миллион сум акча бүленде) лаек булды. Авыл биләмәләре арасында мондый бүләккә бәйгедә 3нче урынны яулап Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе дә лаек булды. Республикада иң яхшылары исәбендәге коллективны ихлас йөрәктән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Читайте нас: