ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
13 гыйнвар 2018, 11:27

Хоккейчылар сынатмый

23 декабрьдән хоккей буенча 2017-2018 еллар сезонының Башкортстан Республикасы Беренчелеге үтә. IV төркемдә 2001-2003 елларда туган егетләр арасында Кушнаренко, Чакмагыш, Бакалы, Шаран, Благовар районнары һәм Уфа районының Михайловка поселогы командалары катнаша. V төркемдә 2004-2006 елларда туган үсмерләр арасында Әлшәй районының Раевка поселогы, Чакмагыш һәм Бишбүләк районы командалары көч сынаша. Ярышларны оештыру һәм үткәрүгә “Башкортстанның берләштерелгән хоккей федерациясе” төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчелек итә.

23 декабрьдә “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында 2001-2003 елгы егетләр арасында үткән уеннарда яшь райондашларыбыз Благовар районының Языково авылы командасын 10:0 исәбе белән кыйратты.

4 гыйнварда “Чакмагыш-Арена” бозында 2004-2006 елгы үсмерләр арасында Башкортстан Республикасы Беренчелеге үтте. Районыбызның “Строитель” командасы уенчылары Раевканың “Дим” командасын 5:2 исәбе белән җиңде. Шул ук төркемдә Бишбүләкнең “Олимп” командасы Раевканың “Дим”еннән 1:4 исәбе белән җиңелде. Райондашларыбыз “Олимп” командасы белән көч сынашкан өченче уенда да җиңү безнең “Строитель” ягында булды, исәп соклангыч: 8:1!

Шул ук көнне 2001-2003 елларда туган егетләр арасында да хоккей буенча республика Беренчелеге үтте. Аның чикләрендәге ярышта райондашларыбыз Бакалы районы командасыннан 1:6 исәбе белән җиңелде.

6 гыйнвардагы Башкортстан Беренчелегендә исә уңыш безнең якта булды – 2001-2003 елда туган райондашларыбыз Шаран командасын 13:0 исәбе белән кыйратты.

Районның “Строитель” командасы уенчыларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да уңышлар телибез.


Читайте нас: