ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 гыйнвар 2018, 11:04

Бердәм эшчәнлек нәтиҗә бирер

2018 — Башкортстанда Гаилә елы

Соңгы вакытта кешеләрнең бер-берсенә карата битарафлыгы турында еш ишетергә туры килә. Әйе, күпләребезнең тирә-якка күз салырга вакыты да, теләге дә юк. Ә бит балалар ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә имин булмаган гаиләләрдә яшәүчеләр.

Чөнки алар тормышның чынбарлыгыннан беркая китә алмый: алар эчкече әти-әниләр хакимлегендә көн күрә. Мондый гаиләләр белән җирле үзидарә органнары тарафыннан да, хокук бозуларны контрольдә тоту органнары ягыннан да нәтиҗәле эш алып барыла.

Агымдагы ел башыннан районыбызның имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе бу юнәлештә эшне көчәйтеп җибәрде. 11 гыйнвар көнне әлеге комиссия рейдлары Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә башланып китте.

Рейдта муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова, 12нче янгын каравылы бүлеге хезмәткәре Альберт Гарифуллин, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова, участок уполномоченные Марсель Гыйләҗев, балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева, авыл Советы депутаты Галия Латыйпова, яшьләр эшләре буенча белгеч Алсу Мәгалимова, авыл фельдшеры Зөһрә Сәрвәрова, авыл ветераннар Советы, авыл хатын-кызлар Советы рә-исләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Тәүдә утырыш барышында авыр гаиләләр белән эшләү буенча билгеле бер план нигезендә ведомствоара комиссия төркеме әгъзалары алдына бурычлар һәм максатлар куелды. Чөнки үзара хезмәттәшлек булганда гына барлык проблемаларны хәл итү мөмкин. Комиссия әгъзалары бу юнәлештә тәрбия эше ак-самасын өчен үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Аннан соң комиссия әгъзалары Тозлыкуш, Каразирек, Каргалы, Сыйрышбаш авылларында яшәүче социаль хәвеф төркемендә торган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә рейд белән чыктылар һәм гражданнарның йортларында булдылар.

Тозлыкуш авыл биләмәсендә яшәүче 19 гаилә йортына рейд ясалды. Аның барышында имин булмаган гаиләләрнең һәм граж-даннарның яшәү шартлары, балигъ булмаган балалар өчен тудырылган мөмкинлекләр тикшерелде. Кызганыч, әлегә ата-аналарның барысы да бала-ларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-аналар тәрбия эшен бала үсеп җиткәч кенә башларга кирәк, дигән фикер йөртә. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк салына. Ул янәшәсендә булганнардан үрнәк ала, әти-әнисенә охшарга тырыша. Гаиләләрдә баланың әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Хезмәт сөючәнлек, гаделлек кебек уңай сыйфатлар яшьли әхлакый гадәтләр булып тәрбияләнсә генә бала ныклы шәхес булып үсеп җитә. Рейд барышында балигъ булмаган балаларына яшәү өчен тиешле шартлар тудырмаган гаиләләр, авыр хәлдә калган гаиләләр, теркәүсез яшәгән гражданнар да очрады.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Гөлдәр Имангулова 12 ата-анага балаларын карау, тәрбия бирү һәм укыту буенча бурычлары турында аңлатып, аларны тиешле дәрәҗәдә башкармаган очракта нинди җәза булуы турында кисәтү ясады. Авыл биләмәсенә читтән күчеп килгән һәм ана капиталы аша йорт сатып алган гаиләләргә дә җирлектәге шушы кануннарны җиткерделәр. Авыл хуҗалыгы кооперативында эшләүче гаиләләрне тикшерү вакытында “Победа” авыл ху-җалыгы кооперативы рәисе Рәсүл Фәйрүзов, “Алга” авыл хуҗалыгы коперативы рәисе Раушан Гайсин да катнашты.


Читайте нас: