ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 гыйнвар 2018, 10:49

Эшнең башы — тимерлектә, дәвамы — язгы басуда

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең кышкы чорда да буш вакытлары булмый диярлек, чөнки алар яңа авыл хуҗалыгы сезонына тракторлар һәм агрегатлар әзерлиләр. Ленин исемендәге хуҗалыкта да игенчеләр көзге кыр эшләрен тәмамлап, техниканы кышкы саклауга кую белән ремонт эшләрен башлап җибәрделәр. Басу техникасының барысы да Яңа Балтач авылындагы машина-трактор паркында урнашкан. Монда ремонт эшләренең кызу чоры. Бүгенге көндә тырма-ларны төзәтеп бетергәннәр, чәчкечләр һәм культиваторларны ремонтлау да ахырына якынлашып килә. Чиратта – тракторлар һәм башка җайланмалар.

Мастерской мөдире Инзир Дәүләтшин, эретеп ябыштыручылар Артур Ханов, Виталий Тит, токарь Зөбәер Сөнәгатуллинга бу көннәрдә эш фронты җитәрлек. Тырмалар ремонтында Нәгыйм Нәфыйков зур тырышлык салган. Гомумән, биредә үз эшләренең осталары, хезмәт сөючән кешеләр эшли. Һәрберсе турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була, дип горурланып сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Айрат Галиев.

–Ремонтчыларыбыз эшне кыска тоту максаты белән яналар. Чөнки һәр авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне срогына өлгертергә тиешбез. Шулай ук алар эшнең сыйфаты турында да онытмыйлар, – диде ул.

Минем ремонтның сыйфаты турындагы соравыма механизаторлар Рифат Дәүләтшин, Азамат Бакиров: “Сыйфат — иң мөһиме, чөнки язын бу агрегатлар белән үзебезгә эшлисе бит”, – дип җавап бирделәр. Дөрестән дә, ел саен Рифат та, Азамат та “МТЗ 1221” тракторларына утырып, тырмалау, чәчү, культивация эшлә-рен башкаралар. Ә урып-җыю чорында Рифат Дәүләтшин “Линда” комбайнын иярли. Икесе дә хуҗалыкта озак еллар намуслы эшлиләр. Хезмәт шартларыннан һәм хезмәт хакыннан зарланмыйлар. Ильяс Ваһапов – механизаторлар арасында иң яше. Бүген ул техникасы белән фермада малларга азык тарата. Кыр эшләренең кызу чорында Ильяс та тәҗрибәле механизаторлардан калышмый эшли. Корыч аты көйсезләнеп торса, мастерскойга килеп үзе үк ремонтлый. Менә шулай ремонтчыларга биредә эш җитәрлек. Тәҗрибәле, эш сөючән һәм тырыш механизаторлар белән аралашу да рәхәт. Димәк, андый егетләр булганда, язгы эшләр кампаниясенә бөтен техника да ышанычлы әзерләнәчәк. Склад мөдире Алексей Байгузин сүзләренә караганда, техникаларга кирәкле запас частьлар вакытында килеп тора, һәр эшне дә осталар биредә үзләре башкарып чыгу өчен зур тырышлык салалар. Соңгы елларда Ленин исемендәге хуҗалыкның машина-трактор паркы заманча куатле авыл хуҗалыгы машиналары белән тулыландырылды. Хуҗалык рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов билгеләвенчә, үткән елда, мәсәлән, 32 млн сумлык төрле маркадагы трактор, комбайннар һәм җир эшкәртү коралларының югары технологияле, энергияне аз тота торган, җитештерүчәнлеләрен сатып алганнар биредә. Кыскасы, хуҗалыкта эшлекле һәм уңай мөхит, игенчеләрнең эшләү дәртләре бар — димәк, барлык техниканың да сыйфатлы ремонтланып, язгы чәчүгә әзер булачагына өмет зур.
Читайте нас: