ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
16 гыйнвар 2018, 11:54

Исемлек озын булачак

Русия Президентына барлык кандидатларның да фамилияләрен дә урнаштырыр өчен озынайтылган бюллетень кулланырга туры килер, мөгаен, дип хәбәр итә “Известия” гәзите Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова сүзләренә нигезләнеп.

Ул 2018 елда үткән сайлауларга якынча 20 кеше катнашыр, дип фаразлый. “Әлеге вакытта бездә партияләр күрсәткән 12 кеше һәм 2 үз-үзен күрсәтүче кандидат имзалар җыя һәм икесе бюлленьгә кертелгән. Шуларны исәпләп, бүгенге көндә бюллетеньгә кертелергә мөмкин булган кешеләрнең максималь саны – 16”, – дип сөйләде Э.Памфилова “Россия 1” каналы эфирында. Үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар комиссиягә үзләрен хуплаган кешеләрнең 300әр мең имзасын җыеп китерергә тиеш була. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе барлык кандидатларның да исем-шәрифләре бюллетеньнең бер битенә генә сыеп бетмәскә дә мөмкин, диде. 12 гыйнвар көнне Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары президент постына дәгъва итүче кандидатлар җыеп тапшырган имзаларның чынлыгын тикшерү ысуллары белән таныштырдылар.
Читайте нас: