ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 гыйнвар 2018, 11:30

Хуплаучылар миллионнан арткан

Русия Президентын сайлауда үз-үзен күрсәтүче кандидат сыйфатында катнашучы Владимир Путинны хуплаган 1 млн.нан артык тавыш бирүченең имзасы җыелган, дип хәбәр итәләр кандидатның сайлау штабыннан.

“16 гыйнварга В.Путинны Русия Федерациясе Президенты вазифасына күрсәтелүен яклаган 1001459 кул имзасы җыелды”, – диләр штабта. Кандидатны Үзәк сайлау комитетында теркәү өчен 300 мең тавыш җитсә дә, штабта эшләүчеләр тарафыннан имзалар җыюны туктатмау һәм һәр кемгә теләктәшлекләрен белдерү өчен мөмкинлек бирергә карар кабул ителгән.

Үзәк сайлау комитетына тапшырылмаган кул имзалары штабта калдырылып, кандидат яклылар базасын формалаштыруда кулланылачак.

Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришина әйтүенчә, үз-үзен Русия Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтүчеләр комиссия карамагына 300 меңнән дә әзрәк булмаган һәм 315 меңнән дә артмаган имза тапшырырга тиеш. Үзәк сайлау комиссиясе һәр кандидатны хуплап тапшырылган 60шар мең имзаны тикшерәчәк.

* * *

Башкортстанда Русия Президентын сайлауларда гражданнарның вакытлыча булу урыннарында 37 участок җиһазландырылачак. Бу хактагы карар төбәк Үзәк комиссиясе утырышында кабул ителде. Вакытлыча участоклар дәваханәләрдә, санаторийларда, бала табу йортларында, Уфа, Стәрлетамак һәм Дүртөйле районнарындагы тикшерү изоляторларында ачылачак.

18 мартта юлда булучы русиялеләр тимер юл вокзалларында һәм 25 аэропортта урнашкан сайлау участокларында тавыш бирә ала. Ил буенча сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында якынча 2326 сайлау участогы эшләячәк, дип планлаштырыла. Алар башлыча 16 гыйнвардан соң, берничә аерым очракта 14 марттан да калмый оештырыла башланачак.


Читайте нас: