ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 гыйнвар 2018, 11:20

Имин булмаган гаиләләргә рейдлар дәвам итә

Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе авыл Советы авыл биләмәләрендә рейдларын дәвам итә. Аның чираттагысы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үтте.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова, МЧС хезмәткәре Марат Фәттахов, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәре Рамил Хаҗиев, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфис Мөхияров, участок уполномоченные Вадим Рәхимкулов, балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева, авыл Советы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Ләйсән Бакирова, Үрнәк авыл Советы депутаты Марсель Исламов, Аблай урта мәктәбе директоры, авыл Советы депутаты Венера Зәйнетдинова, авыл фельдшерлары, авыл хатын-кызлар Советы рәисләре Миләүшә Гарифуллина (Үрнәк), Дилара Гомәрова (Аблай), киңкүләм мәгълумат чаралары вәкилләре катнашты.

Эш дәвамында комиссия әгъзалары Үрнәк, Аблай, Яшь Көч, Көсәкәй авылларында яшәгән имин булмаган гаиләләр һәм гражданнар йортларын йөреп чыкты. Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, социаль хәвеф төркемендә торган, авыл Советы биләмәсендә махсус исәпкә алынган гражданнар, яшәү урынын алмаштырып килүчеләр бар иде. Барлыгы 24 гаилә һәм гражданга, 50гә якын балага яшәү өчен тудырылган шартлар тикшерелде. Комиссия составында булган һәр оешма хезмәткәрләре үз вәкаләтләрендә булган җитешсезлекләрне исәпкә алып, аларны хәл итәргә ярдәм итте. МЧС хезмәткәре Марат Фәттахов халыкка электр җиһазларын ничек дөрес файдаланырга кирәклеген аңлатып, йорт эчендә тәмәке тартмаска, дип кисәтү ясады. Янгын турында хәбәр бирә торган җайланмалар, газ һәм электр челтәрләре, мичләр һәм төтен чыгу корылмалары тикшерелде. Рамил Хаҗиев махсус җиһаз белән йортлардагы газ плитәләрен, һәм корылмаларын хәвефсезлек ягыннан карады. Рейд барышында кайбер йорт ишек алларында өелеп торган тәмәке төпчекләре, янып утырган газ конфоркалары, балалар өчен хәвеф тудырган электр җиһазлары булуы ачыкланды. Бу җитешсезлекләрне юк итү өчен йорт хуҗаларына берникадәр вакыт бирелде. Аларның үтәлеше өчен җаваплылыкны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы үз өстенә алды.

Балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә аларның яшәү шартлары, мәктәптән кайткач дәрес әзерләү өчен тудырылган мөмкинлекләр тикшерелде. Хәвеф төркемендә торган гаиләләрне тикшерү вакытында аеруча игътибарны балалар җәлеп итә. Аларның карашларында ук моңсулык ята, йөзләрендә һәркемнән дә курку хисе язылган. Ә бит алар да башкалар кебек тулы хокукка ия кешеләр. Бу балаларның күңелләре китек. Әти-әнисе янында булса да, алар җылы наздан мәхрүм. Шуңа да алар һәр нәрсәгә шикләнеп карый. Әти-әниле “ятим” балалар өчен йөрәк әрнеде. Опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова йортта балалар өчен тудырылган бөтен шартларны да карап чыкты. Йортта булган азык-төлек, кием кирәк-яраклары да комиссия әгъзалары игътибарыннан читтә калмады. Гөлдәр Имангулова ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәреп, аларның һәркайсыннан имзалар куйдырды. Рейд барышында тәрбиягә бала алган гаиләгә дә кереп чыктылар. Бу йортта да бала өчен тудырылган яшәү шартлары тикшерелде.

Республиканың чит районнарыннан күченеп килгән, безнең якларда ана капиталы ярдәмендә йорт сатып алучыларга урындагы тәртип кануннары җентекле аңлатылды. Биредәге участок уполномоченные авылларда һәркайсын үзенең ун бармагы кебек белә дисәм дә, ялгышмам. Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның нинди яшәү рәвеше алып барганнары аңарга яхшы мәгълүм, шуңа ул аларның берсен дә күздән ычкындырмый.

Рейд ахырында комиссия әгъзалары Үрнәк, Киндеркүл, Аблай мәчетләренә дә кереп чыкты. Биредә шулай ук иман йорты документациясе һәм анда булган дини әдәбият белән беррәттән янгын хәвефсезлеге, электр җиһазлары җентекле тикшерелде. Мәчетләрне тәртиптә тоту, дини йолаларны вакытында үткәрү, халыкка иман нуры җиткерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Әлеге комиссия башка авыл Советы авыл биләмәләрендә дә эшен дәвам итәчәк.
Читайте нас: