ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Баш Бит
18 гыйнвар 2018, 11:11

Маллар көр булгач, күңел күтәренке

Кышлату чоры – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен генә түгел, ә җитәкче, белгечләр өчен дә бик җаваплы чор. Гыйнвар аенда ял көннәре күп булуга карамастан, авыл эшчәннәре көндәлек эшләрен дәвам итәләр.

Терлекчелек тармагында кышлату чорында да мул продукция җитештерү бурычы куела. Җаваплылыгы чикләнгән“Базы” авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәмгыятенең Рапат сөтчелек комплексы коллективы (барлыгы – 13 кеше) бу юнәлештә максатка ирешә дә. Җәмгыять буенча беренче урында барулары шуны раслый. Биредәге эш барышы белән танышу максатында сишәмбе көнне шул якка юл тоттык. Комплекс җитәкчесе Ратмир Вахитов сүзләренә караганда, өч савучы көненә 7,7 тонна сөт җитештерә. Бу бер сыердан 22,8 килограмм сөт савыла, дигән сүз.

Җәйдән мал азыгын мулдан хәзерләгәч, биредә кышлату чоры бернинди өзеклекләрсез үтә. Биналар җылы, якты, маллар көр, азык запасы алдагы елларга да җитәрлек тупланган. Комплекста бүген 428 баш сыер малы асрала. Савым сыерлары – 340 баш. Алар бу чорда күпләп бозаулый, шунлыктан савым да көннән-көн арта. Тагын да продукция җитештерү күрсәткеченең яхшыруына азык рационының бай булуы булышлык итә. Биредә савым сыерлары төркемнәргә бүленеп ашатыла һәм рацион да төрләндерелә. Әйтик, сөтлебикәләргә җитәрлек күләмдә салам, печән, сенаж, силос белән бергә патока, катнашазык, һәр малга тәүлегенә 6 килограмм фураж бирелә.

–Тиешле тәрбия булгач, малларыбыз көр. Бу җәһәттән аеруча савучылар Айдар Гыйззәтуллин, Ләйсән Кәримова, Айгөл Гыйззәтуллина, Гөлназ Сәлахетдинова, терлекчеләр Марсель Ганиев һәм Илһам Вахитов хезмәтен мактап әйтәсе килә. Комплексның уңышлары турыдан-туры аларга бәйле, – диде Ратмир Вәзыйх улы.

Биредә ел башыннан 29 баш бозау алынган. Ветеринария врачы Азат Әрдәшировның үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә, аларның үлеменә юл куелмаган. Бозау караучы Гөлнур Зәйнуллина һәм терлекче Альфред Әхмәдуллин төркемдәге 90 баш яшь үрчемне тәрбияләгәндә озак еллар дәвамында тупланган эш тәҗрибәләрен кулланалар.

–Бозауларны яшь бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Мин үзем кабул итеп алган малкайларымны өч айга кадәр үстерәм. Сыер бозаулаганда соң кайтырга да, иртә килергә дә туры килә, – ди Гөлнур Зәйнуллина. Әйе, һәр хезмәт коллективының уңышлы эшләве, җитәкченең эшне тиешенчә оештыруына, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Ратмир Вәзыйх улының да терлекчелек тармагында, мөдир вазыйфасында эшли башлавына 25 ел вакыт узган. Аны биредә эшлекле сыйфатлары, кешелеклелеге өчен хөрмәт итәләр. Комплекста эш барышы белән танышып йөргән арада кичке савым да якынлашты. Бинага килеп керүгә алларына салын-ган сенажны ипле итеп кенә күшәп басып торучы сыерларга “кичке ашка” сыйфатлы азык бирелүен борынга килгән тәмле ис хәбәр итте. Механизатор Рабис Биктимеров “Хозяин” миксерына вакланган, кирәкле микроэлементлар белән баетылган азыкны чуаркайларның «швед өстәле»нә китереп сала башлады. Терлекче Марсель Ганиев та биредә, азыкның сарыф ителүенә юл куймый. Кулына сусыл азыкны алган комплекс мөдире аның салам һәм җиңел үзләштерелүчән углеводлар, микроэлементлар, аминокислоталар һәм аксым чыганагы булган патока белән тулыландырылуын да билгеләде. “Сыерның сөте – телендә”, – дип борынгылар белми әйтмәгән бит.

–Һәр бинага көн саен ике тапкыр миксердан чыгарылган 5-6 тонна азык керә, һәр баш малга 46 килограмм туры килә, – дип өстәп куйды Ратмир Вәзыйх улы.

Биредә барлык эшләр дә механикалаштырылган. Техника аз гына “көйсезләнә” башласа, махсус звено ярдәмгә ашыга. Тәҗрибәле эретеп-ябыштыручы Илгиз Сәмигуллин, слесарь-көйләүчеләр Ринат Гайнетдинов һәм Илгиз Гарифуллин —үз һөнәренең осталары. Менә шулай, Рапатта басучылык һәм терлекчелек нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен “юл картасы” төзисе юк. Хезмәт тәртибе һәм эш алымнары үз биеклегендә оештырылган. Белгечләр, механизатор, савучы, терлекчеләр белән ихлас аралаштык, сөйләштек. Нинди генә эшкә алынсаң да, аның юл башы акчадан башлануын һәркем яхшы аңлый. Рапат сөтчелек комплексында эшләүче савучы, терлекчеләр җитештергән сөт елгасы мул булуын теләп кайтыр юлга чыктык.
Читайте нас: