ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
23 гыйнвар 2018, 10:50

Хәл итү юлларын бергә эзләп

2018 — Башкортстанда Гаилә елы

Районда гомер кичерүче имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясе авыл Советы авыл биләмәләрендә киңәйтелгән эшчәнлек алып бара. Чираттагы рейд Рәҗәп авыл биләмәсе территориясендә булды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хаки-миятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлегенең баш белгече Ләйсән Низамова, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова, МЧС хезмәткәре Рафаэль Гыйрфанов, “Газпром” акционерлар җәмгыяте филиалы хезмәткәре Дамир Мәһәдиев, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев, участок уполномоченные Илмир Даутов, балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева, авыл Советы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Алия Галина, Рәҗәп урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия бирү эшләре буенча урынбасары Рәсимә Гарифуллина, Иске Сөрмәт авыл клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова, мәдәни җитәкче Альмира Әлмиева, фельдшер Айгөл Ваһапова, авыл имам-хатыйбы Илгизәр Хәсәнов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Рейд барышында комиссия әгъзалары 7 йортта яшәүче гаилә һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерде. Рафаэль Гыйрфанов йортларны янгын чыгу хәвефе ягыннан җентекле карап, электр җиһазларына күз салды. Янгын хәвефе турында хәбәр бирә торган җайланмалар күп балалы һәм имин тормышта яшәмәгән гаиләләрнең барысына да урнаштырылмаган әле. Болар барысы да исәпкә алынып, теркәлә барды. Дамир Мәһәдиев, үз чиратында мичләр, төтен чыгу корылмалары, газ плиталарын карады. Рейд барышында зәңгәр ягулык өчен вакытында түләмәгән гражданнар да ачыкланды. Бигрәк тә йортларын мич ягып җылытучы гаиләләр хәвеф тудыра. Балалар сәламәтлеге өчен бу бик зарарлы. Җимерек булса да, үз өең, диләр. Әмма мондый йортлар анда көн күрүчеләр һәм, беренче чиратта, аларның балалары өчен хәвефле.

Опека бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия хезмәткәрләре имин булмаган гаиләдә яшәгән 20 баланың көнкүреш шартларын тикшерде. Андыйларның берсенең йортына килеп кергәч, үзәк өзелде. Тәүге ике баласын карый алмаган өчен ана хокукыннан мәхрүм ителеп тә, алардан соң туган өч баласына тиешле тәрбия бирә алмаган ул. “Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен”, – диләр шул. “Тау урыныннан күчкән, дисәләр, ышаныгыз, кешенең холкы үзгәргән, дисәләр, ышанмагыз”, – дигән сүзләр искә төште. Ана хокукыннан бер тапкыр мәхрүм булган әниләр кайчан да булса акылга килер, дип көтәсе юк. Бөтен өмет – бала яраткан, игелекле кешеләрдә. Опека бүлеге хезмәткәрләре бу гаиләдә бик кискен торган мәсьәләне тиз арада хәл итүне үз кулларына алды. Артабан комиссия әгъзалары Яңа Бирде авылында яшәүче хәвеф төркемендә исәптә торган тагын бер гаиләгә барды. Алар авыр тормыш шартларында калган һәр гражданның хәленә керергә тырышып, аннан чыгу юлларын бергә эзләде.

Комиссия әгъзалары авылның дини тормышы белән дә танышты. Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсендә әлегә мәчет булмаса да, биредә дини йолалар вакытында үткәрелә, халык иман нуры белән яши. Киләчәктә монда дини йортка нигез салыныр, дип ышанабыз. Комиссия үз эшен башка авыл Советларында да дәвам итәчәк.


Читайте нас: