ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
25 гыйнвар 2018, 11:11

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Районыбызда спорт яраткан, сәламәт тормыш алып баручылар байтак. Кыш айларында бигрәк тә чаңгыда йөрергә ярата чакмагышлылар. Моның өчен аларның бөтен мөмкинлекләре дә бар. Яңа Коты юлындагы урманда салынган чаңгы юлы ялтырап ята. Үткән шимбә көнне “Карагай” чаңгы базасында быелгы сезон ачылуга багышлап район шәхси беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде.

Рамил Хәбиров оештырган базага барсаң, әкият дөньясына килеп кергән кебек буласың. Агачтан үреп ясалган шашлык кыздыру урыны да, хәтта Кыш Бабай белән әкият геройлары сыннары да бар монда. Кыш Бабай дигәннән, ул күпләребезгә “таныш” булып чыкты. Чөнки аны, әкият сыннары белән бергә, Рамил абый почтамт алдыннан алып килеп куйган. Урман чыршылары арасында ул тагын да матур һәм сихри булып күренде. Әйткәндәй, “Карагай”ның хәзер яз җитеп, карлар эри башлаганга кадәр “үз хуҗасы” бар. Моңа ышанмаучылар урманга чаңгы шуарга ашыгыгыз. Бу почтамт алдында Кыш Бабай белән фотога төшә алмый калучыларга да кагыла. Рамиль Хәбиров әйтүенчә, бирегә ял көннәрендә өйләнешкән парлар фотога төшәргә килә. “Киләчәктә фотосессия өчен бөркет оясы да эшләп куярга иде”, – ди ул. Болар барысы да, һичшиксез, уңган һәм киң күңелле кеше эше.

20 гыйнварда “Салкын чишмә” фермерлык хуҗалыгы призына үткән чаңгы ярышлары да яшьләр өчен генә түгел, өлкән яшьтәге райондашларыбыз өчен дә фәһемле ял итү сәгатьләренә әйләнде. Анда районыбыздан, Дүртөйле шәһәре һәм Семилетка поселогыннан килгән 30га якын спортчы катнашты. Ир-егетләр – 6, хатын-кызлар 3 чакырым арада дистанцияне үтте. Ярыш шартлары буенча нәтиҗәләр ясалды.

18 яшькә кадәр булган категориядә беренче урынга Руслан Хәтмуллин чыкты, икенче урынны Артем Гомәров алды, өченче булып Надир Казаев килде. Кызлар арасында беренче урын Арина Вәлиевага бирелде. Алар барысы да — Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар.

18-45 яшь категориясендә чакмагышлыларга җитүче булмады. Беренче булып Данил Кинҗәкәев килде, икенче урында Олег Солтанов, өченче булып Илшат Муллаянов килеп җитте. Хатын-кызлар арасында беренче урынга Эльвира Ильясова (гимназия), икенче урынга Зөлфия Фәрхетдинова (социаль приют), өченче урынга Венера Гәрәева (социаль приют) чыкты.

45 яшьтән өлкәннәр төркемендә беренче булып Рәгыйн Ильясов (Дүртөйле) килде, икенче урын Әлиф Газизовка (Чакмагыш, эшкуар) бирелде, өченче урын-ны Валерий Фазыйлханов (Дүртөйле) яулады. Хатын-кызлар арасында беренче булып Дамира Низамова (Иске Калмаш) килде.

Җиңүчеләр “Салкын чишмә” фермер хуҗалыгы башлыгы Алмаз Рамил улы Хәбиров исеменнән Мактау грамоталары һәм берәр капчык шикәр комы белән бүләкләнде.

Спортчылар арасында иң өлкән яшьтәге катнашучыга 67 яшь иде. Имәнлекул авылыннан килгән Марат абый Хафизов бүләксез калмады. Иң кече яшьтәге спортчы – 12 яшьлек Данияр Гәрәев та шулай ук шикәр комы белән бүләкләнде. Ярышларны уздыруда муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре күп көч салды.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, чара оештырылган көн аеруча суык булуына карамастан, ярышларда катнашырга читтән дә спортчылар байтак җыелды. Чакмагышлылар турында исә моны әйтеп булмый. Авыл Советлары, районыбызның оешма-предприятиеләреннән катнашучылар күбрәк булса, һәркемгә физик чыныгу булыр иде. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дип юкка гына әйтелми.

Язмамны шатлыклы хәбәр белән тәмамлыйсым килә. Рамил абый Хәбиров “Карагай” базасында бик матур ял итү урыны булдырмакчы. Биредә рәхәтләнеп чаңгы шуганнан соң, кайнар чәй һәм башка тәм-томнар белән тамак ялгап алу урыны булачак. Аның үзенчәлеге шунда – кафе бер урында әкрен генә әйләнеп торачак. Бу максатны тормышка ашыру буенча эшләр башланган инде. «14 февральгә, Гашыйклар көненә, эшләрне тәмамларга иде», – диде Рамил абый. Ял сәгатьләрен бергә, күңелле һәм фәһемле үткәрик!
Читайте нас: