ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
25 гыйнвар 2018, 12:12

Олы илнең матур бер почмагында бәйрәм

“Туган җиргә мәхәббәт табигатьне яратудан башлана”, – дип язган рус язучысы Константин Паустовский. Әлбәттә, табигатьне ярату ул аның матурлыгына, байлыгына һәм көченә соклану гына түгел.

Без, хәзерге буын вәкилләре өчен табигатькә мәхәббәт, беренче чиратта, аны кайгыртудан, саклаудан гыйбарәт булырга тиеш. Узган Экология елы кысаларында Тозлыкуш авыл биләмәсендә күмәк халык катнашлыгында өмәләр оештырылды, агач үсентеләре утыртылды, Сыерышбаш авылында “Шәмсия”, “Карам” чишмәләре яңадан тергезелде. Тереклек шавы булып, җанга талгынлык биреп гөрләгән бу көмеш сулы чишмәләр янында гаиләң, дусларың белән килеп ял итү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган. Яңа 2018 елда Тозлыкуш авылында тагы бер чишмә аръяк урам халкын шифалы суы белән сөендерәчәк әле, – диде башкарылган эшләренең презентациясе белән таныштырып, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова. Табигатьне саклау елына багышланган мәдәни чара авыл мәдәният йортына олысын да, кечесен дә җыйды. Кичке җидедә башланасы концертка халык инде сәгать биштә агыла башлады. Фойеда тамашачылар концерт башланганчы кул эшләре осталарының иҗат җимешләрен карый алдылар. Үзешчәннәрнең смотр концертын биредә ел саен түземсезлек белән көтәләр. Хәер, түземсезләнеп дигәч тә, олысы-кечесе дә сабырлыкларын учына җыеп, тамаша залына үтеп, авыл хәлләре турында сөйләшүләр белән якынайтты.

–Улым чыгыш ясый бит монда бүген. Әнием, мине карарга кил, – дигәч, бар эшемне ташлап килдем. Аннары, сине дә очраттым әле. Күрешмәгәнгә инде!

Аллага шөкер! Эш арты эш белән шулай күрешергә дә вакыт калмый. Әйбәт булды. Бергә утырып сөйләшеп, рәхәтләнеп концерт карыйбыз!...

Ике авыл апасының менә шулай бер-берсе белән сөенә-сөенә сөйләшүләре дә бу кичкә үзгә бер күңелле мохит тудыра иде. Үзешчәннәр белән танышырга сәхнә артына узам. Монда да күңелле ыгы-зыгы бара. Яшьләр дә, олылар да соңгы әзерләнүләр белән мәшгульләр: кемдер сәхнә костюмын кия, кемдер бизәнә-төзәнә, бер ишләре башкалардан читкәрәк китеп, номерларын соңгы кат кабатлап ала. Кыскасы, тамашачылар да, артистлар да дулкынланып концерт башлануын көтә.

Ниһаять, тамаша залында ут сүнә. Сәхнәнең сул ягында урнаштырылган экранда авыл, туган ягыбызның табигате, матур мизгелләрнең видеоязмасы күрсәтелә башлады. Әлеге язма туган якка мәхәббәт белән сугарылган. Аны карап, алып баручы Гөлнара Шәймиеваның “Мин бу җирне җыр итәргә тудым” шигырь укуын да тыңлап, туган ягыбызның хозурлыгына сокланып утырды тамашачы. Ә инде ир-егетләр вокал ансамбле башкарган “Бердән-берем, газиз җирем” җыры да эчтәлеге белән әлеге гүзәллек, хозурлыкның дәвамы сыман кабул ителде. Халык уен кораллары һәм хатын-кызлар вокал ансамбльләре (җитәкчесе Р.Гафаров) башкарган көй-моңнар бар кешенең күңеленә хуш килде. Туган як, газиз авыл турында җанга үтеп керерлек җырларны Әлфия Шәфыйкова, Резеда Әюпова, Радин Мифтахов, Марсель Мәхмүтов, Гөлнара Шәймиева башкардылар.

(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)
Читайте нас: