ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 гыйнвар 2018, 10:38

Волонтерлар – сайлауда гаделлек өчен

“Чиста сайлаулар өчен” (“За чистые выборы”) Гомумрусия җәмәгатьчелек хәрәкәте Корпусының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе елның иң киң күләмле сәяси вакыйгасында – Русия Прзидентын сайлауда катнашу өчен җәмәгать күзәтүчеләрен сайлап алу башлануы турында хәбәр итә.

Русиянең 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк булган һәр гражданины, зур булмаган анкета сорауларына җавап биреп, сайлауда күзәтүче буларак та катнаша ала.

“2018 ел Русиядә Волонтерлар ел дип рәсми рәвештә игълан ителде. Җәмәгать күзәтүчеләре командасы – төбәктә яшәүче актив гражданнар үзләрен күрсәтеп, дәүләт дәрәҗәсендәге вакыйганы мөмкин кадәр ачыграк һәм гаделрәк итәргә ярдәм итүче көнүзәк юнәлеш. Без илебез киләчәгенә үз өлешен кертергә әзер булган актив тормыш позициясендә торучы якташларыбызны чакырабыз”, – ди төбәк бүлекчәсе рәисе Д.Шадрин.


Читайте нас: