ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 гыйнвар 2018, 11:06

Кандидатлар имзалар тапшыра

Русия Президенты постына үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче Владимир Путинның сайлау штабы атна башында Русия Федерациясенең Үзәк сайлау комитетына кандидатны теркәү өчен кирәк булган сайлаучылар имзаларын тапшыра. Кандидатны теркәү турындагы карарны Үзәк сайлау комиссиясе 10 көн эчендә кабул итәргә тиеш була.

В.Путин штабы бу кандидатны хуплап ил буенча җыелган 1,6 млн.нан артык имзаның 300 меңнән ким булмаган һәм 315 меңнән артык булмаган күләмен тапшырачак. Моңа кадәр күзәтелмәгәнчә, күп имзаларны җыю өчен штаб активистларына нибары ике атна вакыт җиткән. Кандидатны хуплап җыелган бу имзалар ике этапта тикшерү үткән. Аның тәүгесе төбәкләрдә булган, артабан Мәскәүдәге штабка инде тикшерелгән хәлдә тапшырылса да, кабаттан бернинди дә шик тудырмаган имзалар сайлап алынган. Кул куелган документларда иң күп күзәтелгән кимчелекләр — паспорт сериясен һәм номерын язганда киткән төгәлсезлекләр.

29 гыйнварга сайлау кампаниясендә 14 кандидат катнаша: икесе – үз-үзен күрсәтүче әлеге ил җитәкчесе Владимир Путин белән Кострома өлкә Думасы депутаты, атказанган уйлап чыгаручы Владимир Михайлов һәм 12се – төрле партияләр вәкилләре. Парламент партияләре булмаган “Альянс зеленых”тан Эльвира Агурбаш, “Российский общенародный союз” партиясеннән Сергей Бабурин, “Народная партия России”дан Ирина Волынец, “Партия социальных реформ”нан Станислав Полищук, “Гражданская инициатива” партиясеннән Ксения Собчак, “Коммунисты России”дан Максим Сурайкин, “Партия Роста”дан Борис Титов, “Яблоко” партиясеннән Григорий Явлинский, “РОТ Фронт” партиясеннән Наталья Лисицына, “Партия социальной защиты”дан Михаил Козлов кандидат итеп күрсәтелгән.
Читайте нас: