ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 гыйнвар 2018, 10:59

Шимбәдә ярминкә гөрләде

Хәзер күпләребез җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы һәм чагыштырмача арзанлы продукция сатып алуны хуп күрә.

Ярминкә исә шушы ягы белән уңайлы – бер урында кирәкле бар нәрсәне алып була, сүпермаркетың бер якта торсын. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Район үзәгенең мәдәният йорты һәм мәчет янәшәсендәге автомашиналар кую мәйданында шимбә көнне үткән ярминкәдә дә шулай булды: рәхим итеп ит, балык, бал, сөт ризыклары, туңдырылган җиләк-җимеш, дару үләннәре сатып аларга мөмкин булды.

Чакмагыштан Зөһрә Мосабирова: «Ярминкә булачагы турында рәсми рәвештә “Игенче” район гәзитендә хәбәр ителеп тора, көн суык булса да чыктым, менә сөт ризыклары сатып алдым. Иң мөһиме — биредә үзебездә җитештерелгән продуктлар бар, кибетләрдәге белән чагыштырганда кушымтасыз, бәясе дә арзанрак. Аллага шөкер, ярминкәләрне еш оештыралар, рәхмәт. Башка районнарда бит көзге ярминкәләр генә үтә», — диде.

Сәүдә рәтендә Митрә-Әюп авылыннан килгән Рамил Мостафин сатып алучыларны ачык йөз белән каршы ала.

–Итне ничек алалар, бәясе күпме? – дип кызыксындым аңардан.

–Ярминкә — ярминкә инде. Хакы итнең категориясенә карап – 280 сум белән. Халык күп йөри, “рәхмәт, әйбәт бәядән сатасың”, дип, рәхмәт әйттеләр. Теплицаларыбызны җылытабыз, тиздән кыяр да утыртачакбыз. Алла боерса, яз башыннан райондашларыбызга кыяр да тәкъдим итәчәкбез, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Рәзимә Исмәгыйль кызы.

Чакмагыш авылыннан Венера апа Йосыпова ит сатып алды, аңардан да ярминкәдән кәнәгатьме, дип сораштык.

–Ярминкәләрнең еш булуы бик яхшы. Безгә, өлкән кешеләргә дә җайлы — һәрчак яңа суйган ит сатып алырга була. Гомумән, биредә бар нәрсә дә бар, каядыр эзләп барасы юк.

Күрүебезчә, ярминкә ике як өчен дә отышлы. Яңа Каръяуды авылыннан Мәгафия һәм Фирдәвес Шәфыйковлар кош-корт ите, сөт ризыклары, туңдырылган җиләк-җимеш тәкъдим итсә, Чак-магыштан Венера һәм Флүз Хафизовлар күпләп каз, үрдәк, күркә үстереп, кош ите һәм эч-башларын, Үрнәк авылыннан Нәзилә һәм Данис Гайсиннар бал, йомырка, киптерелгән хуш исле дару үләннәре, Рәҗәптән Рима һәм Радик Ганиевлар бал, прополис, кәрәзле бал белән сәүдә иттеләр. Тагы кайсы гына машина янына килсәң дә — чын мәгънәсендә хәзинә иде. Уңганнар каен, имән миннеге дә әзерләгәннәр, тозлаган кәбестә, кыяр, гөмбә, кайнатма, как – һәммәсе тәкъдим ителде.

–Ярминкәләрне калдырмаска тырышабыз, чөнки монда үзебез-нең товарны – кош-корт итен, сөт ризыкларын, хәтта бакчабыздан җыеп туңдырылган чия дә тәкъдим итәбез, сораучылар да күп. Ярминкә оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Райондашларыбыз бирегә килеп, ошаганын сайлап алалар. Товарларыбыз яхшы, бик тә үтә, – диде Мәгафия апа.

Бу көнне ярминкә сатып алучыларны мул авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә түгел, чамалы бәяләр белән дә сөендерде. Аннан районыбыз халкы яхшы кәеф белән, үзләренә кирәкле товарны алып, ярминкә оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

Муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге белдерүенчә, ярминкәләр әле дәвам итәчәк.


Читайте нас: