ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 февраль 2018, 11:16

Рапат авылы данлы, халкы аның – иманлы

Әнгам Атнабай сүзләре белән әйтсәк : «Туган җиребезне матурларга туган шәхесләр алар”, — дип әйтергә була.

Күркәм эшләре, изге гамәлләре белән билгеле Рапат авылы халкы. Туган җирен өзелеп сөйгән, аның өчен борчылган, авылның икътисадый, мәдәни яктан үсешенә зур өлеш керткән, эш-сөяр, уңган кешеләр яши биредә. Аның чал тарихлы үткәне, зур казанышларга ирешкән бүгенгесе һәм ышанычлы киләчәге бар.

Рапат авылының үзешчәннәр смотры концертына бөтен авыл халкы – яше дә, карты да ашкынып килде. Тамаша залында хәтта алма төшәрдәй урын да юк иде. Гөлүсә Мәҗитова һәм Гөлфинә Ишморатова башкаруында “Ту-ган ягым — гөлләр иле” җыры белән башланып китте ул. Элек-электән Рапат үзенең очкын чәчкән биючеләре белән дан тота. Бүгенге концерт программасы да дәртле, матур итеп салынган, төрле милләт халкы биюләренә бай булды. “Мирас” бию ансамбле башкаруында “Башкорт яшьләре”, “Стиляги”,” Чабата”, еврей биюе, “Дагыстан кызлары”,” урыс халкының заманча биюләре тамашачы күңеленә хуш килде. Ансамбльнең солистлары Илнар Әхмәдуллин белән Гөлүсә Мәҗитова башкаруында парлы биюдән җиңеллек, яктылык, ихласлык бөркелде. Шулай ук “Мирас” бию ансамбле солисткасы Эльвина Кәримова башкарган “Лезгинка” вакытында сәхнәдә үзен кыю һәм ышанычлы тоткан кызга күз иярмәде. “Башкорт кызлары” бию төркеме дә алардан калышмады. “Шәл бәйләдем”, “Кымызчылар” биюен тамашачы алкышларга күмде.

Сандугач кебек сайраган моң ияләре, көчле тавышлы җырчылар Айдар Гыйззәтуллин, Роберт Нәбиуллин, Гөлүсә Мәҗитова, Гөлназ Гарифуллина башкарган җырлар тамашачыны моңландырып алды. Үзе кечкенә булса да, көчле тавышлы егет Радим Габделганиев “Кәләпүшем” җыры белән залда утыручыларны хәйран калдырды. Ишморатовлар гаиләсе башкаруында “Җыйдым җиләк” җыры да тамашачы күңелен яулап алды. Авыл үзешчәннәре смотры концертына ир-егетләр, хатын-кызлар вокал һәм халык инструментлары төркемнәренең ныклы әзерлеге сизелде. Айгөл Шәрәфиева укыган “Туган тел” шигырендә авылга карата булган чиксез мәхәббәт, тугрылык һәм ихласлык чагылды.

Гөлүсә Мәҗитова белән Айгөл Шәрәфиева программаны бер тында алып барды. Авыл хуҗабикәләренең кул эшләреннән җыелган күргәзмә дә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Биредә Гөлсинә Гәрәева, Рима Мурасова, Нәсимә Локманова, Асия Йосы-пова, Әлфия Гарифуллина, Гөлфинә Ишморатова, Мөнирә Хөсәенова, Чулпан Исламова, Динә Борханова, Сөмбел Нәбиуллина, Румәнә Фәттахова һәм мәктәп укучылары әзерләгән чигү-тегү, бәйләм әйберләре бар иде.

Гомумән алганда, Рапат авыл үзешчәннәренең концерт программасы башыннан ахырына кадәр куелган максаттан читкә тайпылмады, чыгышларында туган җирне саклау һәм аны киләчәк буынга матур ядькар итеп калдыру темасын чагылдырды.
Читайте нас: