ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 февраль 2018, 11:23

Туган җиркәй, бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар

Үрнәк авылы биләмәсенә караган Аблай, Үрнәк, Көсәкәй, Киндеркүл авыллары талантлары сәнгать фестиваленә җитди әзерләнде. Туган төягенә булган сөю хисләрен җыр-моң, дәртле биюләр аша тамашачы күңеленә җиткерде.

Концерт егет һәм кызлар башкаруында “Дәртле яшьлек” биюе белән башланды. Әйткәндәй, елның-елында иң күңелле, юморга бай, шаян биюләре белән сокландыра алар. Бу юлы да әлеге жанр программа үзәгенә куелды. Коллектив башкарган “Дәртле яшьлек”, “Бүрәнә”, кызларны берләштергән төркем тәкъдим иткән “Оекбаш”, “Килендәшләр” биюләре фольклор элементлар белән баетылган иде, гаять дәрәҗәдә күңеллелек тудырды. Яшьләрнең “Икебезгә бер йөрәк” дип аталган эстрада биюе дә залдагылар тарафыннан яратып кабул ителде.

Лилия Шәйхетдинова ялгыз башкаручылар арасында осталыгы белән аерылып торды, “Өзә басыйм әле” биюе белән күңелләргә дәрт өстәде. “Бөрҗән кызлары” биюен Лилия Мәҗитова һәм Илнара Сәетгәрәева башкарды.

Биючеләргә алмашка талантлы балалар үсеп килә. Аларның заман ритмларына басу белән генә чикләнмичә, милләтебезнең онытылып баручы биюләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирүе бик куанычлы һәм әһәмиятле. Болар, әлбәттә, остазлары Роза Габделисламованың ифрат дәрәҗәдә тырышып, эзләнеп, иҗади эшли белүе нәтиҗәсе.

Җырчылар бәйгесен Гөлназ һәм Артур Ширгазиннар “Әссәләмәгаләйкум” җыры белән башлады. Лилия Арсланова, Альмира Вәлиева, Раушания Гәрәева, Гүзәл Латыйпова, Рамил Халиков, Вадим Сәлимгәрәевның сәхнәгә чыгуын тамашачы һәрчак көтеп ала, алар икешәр җыр башкардылар, һәркайсының үз моңы, җырларның иң гүзәлләрен сайлаганнар. Гәрәевлар гаиләсенең чыгышы шулай ук үзенчәлекле булды,яратып кабул ителде.

Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да вокал төркемнәре уңышлы чыгыш ясады.

Халык уен кораллары ансамбле көйләрне тигез, матур яңгыратты. Программа сәнгать фестивале таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән иде. Туган як, газиз җиребезне данлау темасына нәфис сүзләр күп булды. Айгиз Сафиуллин Вазих Исхаковның “Җәйге сынау” әсәреннән өзек укып күңелләрне яулады, жюри әгъзалары тарафыннан да игътибарга алынды.

Тамашачылар игътибарын Аблай авылындагы кул эше осталарының иҗади эшләре күргәзмәсе җәлеп итте. Флидә Халикова, Миләүшә Хөсәенова, Әсләм Юлдашев (агачтан ясалган эшләнмәләр), Фәһим Низаметдинов (туган як табигатен тасвирлаган картина), Нәфыйга Габдуллина, Светлана һәм Ирина Габдуллиналар, Фәридә Сәлимова, Фәнүзә Мөсәлләмова, Нәзирә Кучкарова, Сәгыйдә Мусина, Альбина Вәлиева, Мөфидә Сәйфуллина, Гүзәл Вәлиева, Илмира Шәяхмәтова, Фәһимә Гомәрова, Рима Әхмәтова, Альмира Арсланова, Любовь Асеева тозлы камырдан ясаган сувенирлар һәм бәйләгән, чиккән әйберләр күз явын алырлык иде. Күргәзмәне китапханәче Рәзифә Арсланова оештырды.

Сценарийны Альфира Сафиуллина төзегән, Айгиз белән бергәләп алып бардылар.
Читайте нас: